Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры Ригада татар өчен "тәрәз" ачырга тели


“Яшь йөрәкләр”дән күренеш
“Яшь йөрәкләр”дән күренеш

Тәмамланып килгән елга Галиәскәр Камал театры бик матур һәм мәгънәле нокта куйды: 24-26 декабрь көннәрендә ул Латвия башкаласында чын татар бәйрәме оештырды. Дөресен генә әйткәндә, бу асылда нокта түгел, ә дәвамы булачак өтергә ошап тора: ел, әлбәттә, тәмамланып тарихта калыр, ә менә театр Ригадагы башлангычны киләчәктә дә дәвам итәргә, аны тагын да баетырга тели.

Татарның мәшһүр театры Латвия башкаласына төрле жанрдагы өч уен алып килгән иде: Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” классик комедиясе, Зөлфәт Хәкимнең инде шактый дан казанып өлгергән “Телсез күке” драмасы һәм кешелекнең мәңгелек әхлакый сорауларын янә бер күтәрүче “Кара чикмән” дигән аллегорик әсәр (авторы – Геор Худаев).

Тамашачы бар Балтыйктан җыелды


Берьяктан, бу спектакльләрнең һәркайсының үз тамашачысы бар кебек – кемгәдер милли классика ошый, кемдер заманчарак куелышны ярата, өченчесе җырлы-биюле уенга өстенлек бирә. Әмма Ригадагы тамашачы татар театрына шул хәтле сусаган иде ки, аларның зур күпчелеге барысын да карады. Тамашалар барган Урыс драма театры кечкенә түгел (җитмәсә әле генә Латвия хөкүмәте ярдәме белән анда төпле генә ремонт та ясалган, ул тагын да иркенләнеп киткән), шуңа да карамастан зал өч көн дә тулы иде.

Тамашачылар Ригадан гына түгел, Латвиянең башка шәһәрләреннән дә, хәтта күршедәге Литва, Эстония, Финляндиядән дә бар иде. Бар иде генә дә түгел – бик күп иде.

Финляндиядән килгән Раиф Низаметдин (с) Ригадагы татар яшьләре белән
Финляндиядән генә дә утызлап кеше булды, һәм аларның Камал театрын шул кадәр яратуы, театрны күрергә дип Ригага хәтле килүе башкалар өчен бер мәдәни тетрәнү дә булгандыр. Бигрәк тә аларның урысчаны кирәксенмәве һәм һәрҗирдә дә татарча гына сөйләшеп йөрүләре. Ригадагы татар яшьләре өчен бу зур ачыш иде, алар моңа гаҗәпләнде дә, сокланды да.

Берүк вакытта Латвиядәге яшь татар активистларының үзләренә дә сокланырлык - алар арасында хәзер ниндидер күтәрелеш бара, милли тамырларга кайту теләге бик зур. Камал театры тамашаларын күрү генә түгел, артистлар белән аралашу алар өчен зур вакыйга, көчле эмоциональ этәргеч булды кебек.

"Телсез күке" - милләт манифесты

Латвия татарларының зур өлешен, әлбәттә, совет чорында килеп урнашканнар һәм аларның балалары тәшкил итә. Аларның кайберләре Латвиянең инде 20 ел үз бәйсез юлы белән баруын кабул иткән, бигрәк тә яшь буын.

Әмма элекке чорны сагынып яшәүчеләр дә очраштыргалый. Алар өчен, мәсәлән, Камал театрының “Яшь йөрәкләр” комедиясен карау күңелле булса, “Телсез күке” драмасы инде алай ук бәхәссез түгел иде. Заманында совет тәрбиясен алган, ә бүгенге көндә исә Русиянең көчле пропагандасы тәэсирендә булган әлеге буын күпмедер миллилеккә кайтса да, совет тарихы, бигрәк тә сугышны бәяләү мәсьәләсендә һаман да шул элекке карашларда кала бирә. Аларга “Телсез күке”не аңлау бик кыен булды.

"Телсез күке"дән күренеш
Ригада яшәүче Дҗемма ханым менә шундыйлардан. “Спектакльләрнең темалары турында нәрсә уйлыйсыз?” дигән сорауга ул:”Төрлечә уйлыйм, әйтәсем килми. Минем өчен сугыш темасы – изге нәрсә, мин тарихны яңача язуга каршы” дип белдерде. Сөйләшә торгач ул алай да Фин сугышының советлар тарафыннан башлануын һәм гадел булмавын таныды.

Бу тема соңрак Камал театры мөдире Шамил Закиров белән сөйләшүдә дә күтәрелде. Һәм ул аңа үз бәясен милләт язмышы күзлегеннән чыгып бирде.

Закиров сүзләренә караганда, “Телсез күке” инде театрның көзгесе булып тора, аны Казанда гына түгел, Лондон, Алматы, Бакуда да, хәзер менә Ригада да беләләр – гастрольләр тәҗрибәсе шуны күрсәтә. “Бу Русия генә түгел, бар Европа тарихына яңа бер карашны чагылдыра. Ул үз юлын әлегә авырлык белән генә таба. Бу азчылык милләтләр турындагы бер манифест”, диде Шамил Закиров.

Финляндиядән килгән татарлар һәм гомумән тамашачыларның күпчелеге бу спектакльне күз яшьләре белән карады. Нәфис әсәргә хас күпертүләргә карамастан (очраклы очрашуларның күп булуы), ул хәзерге чор өчен дә бик мөһим проблеманы - татарның татарга карата мөнәсәбәте мәсьәләсен бик оста күтәрә һәм кызыклы чишелешләр тәкъдим итә.

Татар Ригада Европага "тәрәз" ача ала


Гомумән алганда, Камал театрының Рига сәфәре бик уңышлы үтте – тамашачылар да, кабул иткән як та, артистлар үзләре дә мәмнүн калды сәфәрдән. Спектакльләрдән соң Рига татарлары һәм килгән кунаклар артистлар белән очрашты, шәһәрне күрсәтеп йөрде, театр исә аларга аерым бер иҗади утырма-концерт та оештырды.

Камал театры мөдире Шамил Закиров
Шамил Закиров бу тәҗрибәне киләчәктә тагын да киңрәк җәелдерү юллары турында уйлануын әйтте. Ул гомумән Рига белән хезмәттәшлекне ныгытып, киләчәктә Латвия башкаласын Европадагы һәм тирә-юньдәге татарлар җыела торган бер мәдәни урынга әйләндерергә теләвен белдерде. Камал театры Ригадагы Урыс драма театрын янә Казанга чакырган, киләчәктә, димәк, бу мәдәни алмашуны кабатлап була дигән сүз.

Шамил Закиров Ригадагы очрашуларны даими итүгә өмет белән карый. Гәрчә бу эш бер дә җиңелләрдән булмаса да. Казаннан театрны китерү – ул бик мәшәкатьле эш, Ригага мисал өчен, Татарстаннан 71 кеше, ике зур йөк машинасы декорация килгән иде. Визалар эшләтү, юл чыгымнары – боларын Татарстан ягы үзе каплаган. Латвиядәге чыгымнар, сәхнә бирү исә кабул итүче Урыс драма театры ягыннан.

Әмма бу бәйрәмне оештыру нинди генә мәшәкатьле булмасын, ул бар Балтыйк буендагы татарлар тормышына ясаган тәэсире белән үзен һичшиксез аклады. Еллар буе татар сүзенә, моңына, тамашасына сусап яшәгән халык өчен 2010 елның Раштуа көннәре чын бер милли бәйрәм булды.

XS
SM
MD
LG