Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа елдан икмәк бәяләре арта


2010 елда Татарстан авыл хуҗалыгы зур сынаулар үтеп, яңа елда муллыкка өметләнә. Шулай да яңа елның азык-төлек базарындагы төп "күчтәнәче" – ипи бәяләренең 20%ка артуы.


Быелгы корылык елга-күлләрне корытып, янгыннар килеп чыгуга сәбәпче булып кына калмады, Татарстан һәм, гомумән, Идел буе төбәкләрендәге авыл хуҗалыгы тармагына да зур зыян китерде. Нәтиҗәдә Татарстан быел 50 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы тауарларын алып җиткермәячәк. Бу хакта республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Аның сүзләренчә корылык аркасында авыл хуҗалыгы тармагының табышлылыгы минус 15% тәшкил иткән.

Болар белән беррәттән яңа елдан икмәкнең бәяләре 20%ка артачак. Министр сүзләренчә, Татарстанда ипи бәяләре 2008 елның июленнән бирле арттырылмаган булган. "Моңарчы Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда ипи бәяләре күпкә арзан иде, газ, ягулык һәм электр энергиясе бәяләрендә 1 гыйнвардан арту көтелгәнгә күрә, ипи бәяләрен арттырмыйча булмый", ди Марат Әхмәтов.

Татарстанда 40 мең гектар җир ясалма рәвештә сугарылачак

Татарстандагы корылык аркасында быел терлек азыгына да кытлык булды. Моңарчы читтән терлек азыгы сатып алынмаган булса, быел исә Татарстанга чит өлкәләрдән 760 мең тонна терлек азыгы хәзерләп китерелде.

Боларны күздә тотып булса кирәк, Татарстан галимнәре терлек азыгы хәзерләүгә максатчан програм эшләргә уйлый. Татарстан фәнни-тикшеренү институтыннан хәбәр итүләренчә, республикада 1 миллион баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу Русия төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч булып исәпләнсә дә, Татарстанда терлек азыгы хәзерләү һәм җитештерү комплекслы каралмый.

Ә шулай да 2010 елгы сусызлыкка каршы көрәш максатыннан киләсе елда Татарстанда 40 мең гектарга якын җир ясалма рәвештә сугарылачак. Хәзергә исә республиканың 12 мең гектар сөрүлек җирендә генә су сиптерү җайланмалары урнаштырылган. Киләсе елдан сугару системын үстерү өчен 500 миллион сум акча тоту планлаштырыла икән. Министр сүзләренчә, беренче чиратта яшелчә һәм бәрәңге игелә торган мәйданнар ясалма сугарылачак.

Бәрәңге дигәннән, Татарстанда моңарчы мул уңыш алынган "икенче икмәк"тә дә быел уңыш булмады. Элекке елларда үзеннән артканын шәһәр халкы белән ярминкәләрдә уртаклашкан авыл кешеләре, быел исә бакчаларыннан үзләренә җитәрлек кенә уңыш җыеп ала алды. Ә шәһәр халкына республика хөкүмәте Беларус бәрәңгесе алып кайтты.

"2011 елда Татарстанда 90 гаилә фермасы төзеләчәк"

Хуҗалыкларда терлек азыгына кытлык күзәтелгәнгә күрә, авыл хуҗалыгы белгечләре, мөгезле эре терлекләрнең баш саны язга таба кимиячәк, дип белдерә. Ә шулай да Татарстанда кайбер фермерлар чит төбәкләрдән мөгезле эре терлек сатып ала икән. Әйтик, Татарстан фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары оешмасы рәисе Камияр Байтемиров сүзләренчә, Арча районыннан Камил Фатыйхов исемле фермер Башкортстаннан үгезләр сатып ала һәм 1 ел симертеп үзенчә кәсеп итеп ята. Чөнки күрше республикада бозаулар Татарстанга караганда чагыштырмача арзан тора.

Хәзерге көндә Татарстанда терлекләрнең баш санын саклап калу өчен кулдан килгән чараларның барысы да эшләнә. Берән-сәрән генә калган күмәк хуҗалыклар һәм республиканың бик күп җирләрен сатып алып төзелгән агрофермалардан тыш, хәзер инде гаилә фермалары төзү проектын тормышка ашырмакчылар. Марат Әхмәтов фикеренчә, 2011 елда Татарстанда 90 гаилә фермасы төзеләчәк, ә алга таба аларның санын 1 меңгә җиткерү планлаштырыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, гаилә фермалары авылдагы яшәү тәртибенә бик тә туры килә икән.
XS
SM
MD
LG