Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста тәртипсезлекләр тудыруда оппозицияне гаеплиләр


Төрмәдәге Беларус оппозиционеры
Төрмәдәге Беларус оппозиционеры

Декабрьдә узган сайлауда Беларус президенты Александр Лукашенкага көндәш булып барган җиде намзәткә тәртипсезлекләр тудыру һәм анда катнашуда рәсми гаепләүләр белдерелде.

Минскида президент сайлавыннан соң узган чуалышларда Лукашенкага оппозициядә булган намзәтләрнең бишесе кулга алынды.

Владимир Некляев, Виталий Рымашевский, Николай Статкевич һәм Андрей Санников киңкүләм тәртипсезлекләр тудыруда 29 декабрьдә гаепләнсә, Александр Михалевичка бу гаеп бер көн соңрак бирелде.

Аларның барысы да иминлек хезмәте контролендә булган зинданда утыра.

Тагын ике намзәт Григорий Костусев һәм Дмитрий Ууска гаеп белдерелсә дә алар тоткарланмады, әмма тикшерү барышында илдән беркайда да чыкмаска кушылды.

Гаепләнүчеләр 15 елга кадәр төрмәгә утыртылырга мөмкин

Гомумән алганда 19 декабрь көнне сайлаудагы хәрәмләшүләргә каршы протест йөзеннән Мински үзәге мәйданына 10 мең кеше чыккан иде. Аларның 600 тоткарланды һәм 20дән артыгына гаеп белдерелде. Әгәр бу гаепләүләр расланса аларга 15 елга кадәр төрмә яный.

2006 елны узган президент сайлавы вакытында мондый хәл инде күзәтелгән иде. Лукашенканың көндәше намзәт Александр Козулин биш ел ярымга төрмәгә хөкем ителде. Әмма Европа берлеге басымы нәтиҗәсендә ул 2008 елны иреккә чыгарылды.

Чәршәмбе тәртипсезлекләр вакытында тоткарланып зинданга ябылганнарны азат итү башланды. Намзәтләрнең берсе Владимир Некляев адвокаты Тамара Сидаренка аның сәламәтлеге өчен куркуын һәм тиз арада хастаханәгә озатырга кирәклеген әйтә. Ул чәршәмбе көнне Некляев янында төрмәдә булган.

Русия җитәкчеләре Лукашенканы җиңү белән котлады

Рәсми мәгълүматларга караганда, декабрьдә узган президент сайлавында «Европаның соңгы диктаторы» дип аталган Лукашенка 80% тавыш казанган.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре сайлауны һәм протест чарасын бастыруны тәнкыйтьләп чыкты.

Русия президенты Дмитрий Медведев рәсми рәвештә Лукашенканы җиңү белән котлады. Шулай ук премьер-министр Владимир Путин да аның киредән сайлануына хуплау белдерде.



Лукашенка Беларус белән инде 16 ел идарә итә.
XS
SM
MD
LG