Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мөфтие мөселманнарны түземле булырга чакыра


Мөфти Әмирали Әблаев
Мөфти Әмирали Әблаев

Акмәчеттә Сарайлы Кыят (Мирное) бистәсендә кырымтатарлары рәсми рөхсәтсез алган җирдә төзелеп яткан мәчетнең түбәсе яндырылуы Кырым мөселманнарын борчуга салды.

Кырым мөфтияте бу вакыйгага карата белдерү кабул итте.


“Төзелеп яткан мәчетнең түбәсе яндырылу вакыйгасына карата сезнең фикерегез нинди? Бу провокация түгелме?” дигән сорауга, Кырым мөфтие Әмирали Әблаев шуларны әйтте:

"Кырымда кайбер көчләр тарафыннан эшләнгән төрле эшләр, әйтелгән сүзләр мөселманнар һәм христианнар арасында гауга чыгару максаты белән эшләнә. Дөньяда сугыш булмаган нәрсәдән башланмый. Ул дини мәсьәләләрдән, мөселманнарның яки христианнарның чиркәвен җимерәләр икән, сугыш шуннан башланыр.

Без үз Ватаныбызда яшибез һәм мин мөселманнарны провокацияләргә бирешмәскә, түземле булырга чакырам.

Әле электр чыбыклары тоташтырылмаган иде, төзелеп бетмәгән мәчетнең түбәсе үзеннән-үзе янмагандыр. Без аның түбәсен бер ай элек япкан идек, ләкин шатлыгыбыз озакка бармады.

Быел Нижнегорски касабасында, Акмәчет янындагы Чистенькое авыл зиратында жимерелгән кабер ташлары – болар һәммәсе кырымтатарлары аякка бассын, күтәрелсеннәр дип эшләнә булса кирәк”.
Кырымда мәчетләргә һөҗүм ясалганда, мондагы православ чиркәүләренә бернинди һөҗүм ясалмаганын ничек аңлатырсыз?

“Кырымда мең елларча яшәп килгән безнең ата-бабаларыбыз беркемнең чиркәвен, йортын яндырмадылар, без дә, аларның варислары, моны бервакытта да эшләмәячәкбез, дөньяда бары иминлек булсын дибез.

Без милициягә тагын бер гариза юлламакчы булабыз. МЧСтан мәчет нәрсәдән янганы хакында тикшерү нәтиҗәсе буенча бер кәгазь дә килмәде".
Шуны да әйтергә кирәк, Кырымдагы "Мир – дар божий" диннәрара шурасы мәчетнең түбәсе яндырылуы турындагы гаризаны кабул итеп, аны мөфтияткә юллаган.

Мәчен янгынга кадәр
...һәм янгыннан соң
XS
SM
MD
LG