Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шварценеггер Калифорния башлыгы урыныннан китә


Арнольд Шварценеггер Калифорния штаты губернаторы вазыйфасыннын китә. Аның урынына штат белән демократ Джерри Браун җитәкчелек итәчәк.

Җиде ел элек бу урынга килгәндә республикан Шварценеггер штатның икътисадын яхшыртырга сүз биргән иде. Әмма икътисади проблемалар тирәнәйгән саен аның абруе төшә барды.

Әмма климатның җылынуын туктату турында кискен кануннар тәкъдим итеп Шварценеггер тирә-якны саклаучыларның хөрмәтен казанды.
XS
SM
MD
LG