Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы мәдәни чаралар афишасы


Яна елның озын ялларында Казанның мәдәни-күңел ачу үзәкләре төрледән-төрле тамашалар тәкъдим итә.


Казанда яшьләргә, урта һәм өлкән буын күңеленә хуш килерлек мәдәни чараларны эзләү алай ук кыен эш түгел. Аның өчен кул астында телефон һәм пәрәвезгә чыгу мөмкинлеге булу шарт. Ләкин интернет бераз алдарга мөмкин, чөнки концерт заллары үзләрендә үтәчәк тамашаларның барысын да пәрәвезгә кертеп бармый.

Тинчурин театры

Тинчурин театры 5 гыйнварда “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен куя. Урыннар җитмәү куркынычы юк дип белдерә Тинчурин театры хезмәткәрләре. 6 гыйнварда “Гөлшаян”, 7-се “Гайфи бабай, өйлән давай”, 8-е “Бәйрәм белән, кызлар!”, 9-ы “Бала баласы балдан татлы”. Шимбә, ял көннәре спектакльләр кичке 6да башлана, атна уртасында 7нче яртыда икән.

Камал театры
"Курчак туе"


Камал театрында шулай ук спектакльләр куела. Ләкин бәйрәмнәрдә буш урыннар бик аз калган. 5 гыйнварда “Бәби”, “Бабайлар чуагы” күрсәтелә. 6-ы “Курчак туе”, 7-е “Җанкисәккәем”, “Диләфрүз – Remake”, “Мәхәббәт турында сөйләшик” (кече сәхнәдә). 8-е “Арбалы хатыннар”, 9-ы “Go! Баламишкин” спектакльләре сәхнәгә куела.

Зур концертлары залы

Сәйдәш исемендәге зур концертлар залында классик, этник музыка, камера оркестры чыгышларын тыңларга була. Мәдәни үзәк 5 гыйнвардан 9-на кадәр эшли.

Филармония

Тукай исемендәге филармония концертлар залында бу көннәрдә дәүләт халык уен кораллары оркестрының көндезге чыгышлары бара. Кичен – 5,6 гыйнварда Азат Тимершәех җырлый. 7 һәм 8-е – ИлСаф, 9 гыйнварда Рөстәм Асаев концертлары.

Уникс

Рөстәм Асаев дигәннән, аның 10 гыйнварда “Уникс” концерт залында да шәхси тамашасы көтелә. 14-15 гыйнварда билге яшь җырчы АсылъЯр “Уникс”та өченче концертын куярга әзерләнә.

Цирк

Казан дәүләт циркында бу көннәрдә Яңа ел һәм хайваннар циркы тамашалары үтә. Шулай ук билетлар сатылып бетү алдында.

Дискәтүк


Инде биеп ял итәргә теләгән кешеләргә Казанның төнге клубларында Яңа ел дискәтүкләре үтә. Күбесе гадәти рус телендә барса, 6 гыйнварда “Аут Холл” клубында “Пахмыр килде” исемле дискәтүк узачак. Аны “Тatar Production” оешмасы белән берлектә “Tamasha.ru” интернет бите үткәрә.

Теләгән кешеләргә Милли музейның да ишекләре ачык. Музей хезмәткәрләре “Ура, каникуллар” шигаре астында Яңа ел ялларын мавыктыргыч итеп үткәрергә чакыра.
XS
SM
MD
LG