Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан: Яңа елга белгечләр фаразы


Икътисад белгече Ринат Гатауллин фикеренчә, Башкортстанда хәзер ике хакимият үзәге бар: элекке һәм хәзерге президент тарафдарлары.


Яңа елга фаразлар ясау дәвам итә. Билгеле этносәясәтче, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков Азатлык радиосына киләсе елга түбәндәге фаразларын әйтте:

Илдар Габдрафыйков
“Киләсе өч ай эчендә хөкүмәт башы билгеләнер дип көтәбез. Шулай ук республиканың ягулык-энергетика тармагы сатылган акча республикага кайтарылыр дип көтелә. Ул канунлы адым булачак.

Шулай ук хөкүмәттә үзгәртүләр булачак. Берничә премьер-министр урынбасарлары яңартылачак.

Милли сәясәттә дә үзгәрешләр булыр дип уйлыйм. Мәгълүм булуынча, декабрь узган дәүләт Шурасы утырышында алдагысын Уфада үткәрү күтәрелгән иде. Ул очракта, Башкортстанда милли мәсьәләләр буенча җаваплы кешеләр билгеләнәчәк һәм әзме-күпме проблемалар да чишелер дип фаразларга була”.
Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин алдагы елдагы төп вакыйга Русия дәүләт Думасына сайлаулар булыр дип фаразлый:

Ринат Гатауллин
“Иң төп вакыйга Башкортстанда сайлаулар булыр дип уйлыйм. Әгәр дә элеккечә сайлаулар халык тавышын урлап кына үткәрелсә, бу инде дәүләткә эшлекле кешеләр кирәкми, айт дигәнгә тайт диючеләр генә кирәклеген аңлата.

Башкортстанда бүген хакимият итүнең ике үзәге бар. Берсе — элекке президент Мортаза Рәхимов кешеләре, икенчесе — Рөстәм Хәмитов тарафдарлары.

Шул ук вакытта Рәхимовка оппозициядә торучылар төркеме дә исән. Аларның башлыклары кайсы якка күчергә белми баш вата.

Әгәр дә Рөстәм Хәмитов бу көчләрне, демократик хәрәкәтләрне дә үз ягына аудара алса, Думага лаеклы кешеләр сайланырга тигез шартлар тудыра алса, алга китешләр булыр дип уйлыйм”.
XS
SM
MD
LG