Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөләйманов ваһһабчылардан "арына" алмый


Сәләфилек турында семинарны Сөләйманов алып барды
Сәләфилек турында семинарны Сөләйманов алып барды

Казанда Яңа ел бәйрәмен уздыру гөнаһлы гамәл булуы турында игъланнар эленгән. Кайбер белгечләр аны ваһһабилар эше дип саный.

Казанда ваһһабчылык темасын күпертүчеләр Яңа ел бәйрәменә каршы игъланнарны да әлеге төркем мөселманнары элгән дип саный.

Яңа ел бәйрәмен үткәрүнең гөнаһлыгы турында белдерүләр Казандагы баганалар һәм йорт диварларына эленгән. Анда “Яңа ел уздыру ул – ширек! Үзегезне саклагыз!” дигән язулар урын алган.

Гәрчә һәр шәригатьчә яшәгән мөселманның Яңа елны бәйрәмгә санамавы билгеле булса да, Казан дәүләт университетының Евразия тикшеренүләр үзәге җитәкчесе урынбасары Рәис Сөләйманов фикеренчә, бу игъланнарның авторлары булып нәкъ ваһһабчылар тора.

Сөләйманов һәм журналист Яна Амелинаның ваһһабчылар белән “авыз чайкавы” инде гадәткә әйләнеп килә кебек. Әле күптән түгел генә алар Татарстандагы сәләфилек турында семинар оештырып, шактый шаккаттыргыч фикерләр әйтте. Мисал өчен, Амелина ваһһабчылыкка альтернатива булып православ динен күрә икән. Димәк, чукынып кына әлеге проблемадан чыгарга мөмкин булып чыга.

Ул чакта сәясәт белгече Илшат Сәетов бу семинарны оештыручыларның дини белеме юклыгын әйткән иде инде. Һәм бу чараны да кемдер финанслаган өчен генә үткәрелгән булырга мөмкинлеген ассызыклады.

Ваһһабчыларга сылтау, күрәсең, файдалы

Шулай ук Норлаттагы бәрелешләр вакытында үтерелгән өч кешене дә Сөләйманов ваһһабчылар белән бәйләргә тырышты. Һәм менә хәзер инде Яңа ел бәйрәменә каршы игъланнар элүне дә аларга сылтады.

Аның әйтүенчә, мондый язулар интернеттагы ваһһабчы форумнары һәм сәхифәләрендә, аеруча да “Вконтакте” челтәрендә Яңа ел гына түгел, ә ватанны саклаучылар көне, халыкара хатын-кызлар көне, беренче һәм тугызынчы май бәйрәмнәрен уздыруны тыю турындагы сөйләшүләрдән соң барлыкка килгән.

“Ваһһабчылар сүзләренчә, дөньяви бәйрәмнәр “чиста ислам”га каршы килә һәм аларны билгеләп үтүчеләргә Аллаһ каргышы төшәчәк. Кыш бабай һәм кар кызын алар шайтанга тиңләгән, ә хак мөселманнарны чыршы бизәмәскә, балаларга бүләк алмаска һәм беренче гыйнварга каршы төндә ятып йокларга чакырган”, ди Сөләйманов “Интерфакс”ка.
Шунда ук ул ваһһабчыларның интернеттагы сөйләшүләр белән генә чикләнмичә, халык күзенә күбрәк чалына торган белдерүләр элүгә керешкәнен дә әйтә.

Хәзрәт бу язуларга каршы

Казандагы “Дин Ислам” мәчете имамы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин әлеге белдерүләрне үзе күрмәгән, әмма моны элүчеләр белән килешмәвен әйтә.

“Шулай кычкырып йөрергә ислам урам дине түгел бит. Алар үзләренә кирәк булганга диннән тауар ясыйлар. Әлбәттә, Яңа ел безнең дин белән бәйле булган бәйрәм түгел. Шуңа без аңа зур әһәмият бирмибез. Ләкин кешеләрне сүгү ул безнең эшкә керми. Андый сүгүчеләр миңа килеп тә: “хәзрәт син шулай әйтмисең, тегеләй әйтмисең” дип шелтә белдерәләр. Әгәр Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдин китапларын ачып карасак, аларның да бу бәйрәмгә карашы шулай булган. Ягъни алар бу мөселман бәйрәме түгел, шуңа без аны башкалар кебек бәйрәм итмибез дигәннәр”, ди ул.

Ибәтуллин сүзләренчә, мөселманнар беренче чиратта шушы елда кылган гөнаһлары өчен ярлыкау сорый.

Элегрәк Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз 31 декабрь көнне ясаган белдерүендә: “беркем дә чыршы бизәргә һәм аның тирәсендә биергә мәҗбүр итми, әмма бер ел бетеп, икенчесенең башлануы бу хак әйбер”, дигән иде.

Аның фикеренчә, бу зур вакыйга, чөнки кешеләр Аллаһы белән күрешү өчен тагын бер адым алга атлый.
XS
SM
MD
LG