Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вакыйгалар дисбесе: Кышкы тынлык һәм дөнья сугышы


Мәскәү галиме А.Собянин III Дөнья сугышына әзерлек турында сөйли
Мәскәү галиме А.Собянин III Дөнья сугышына әзерлек турында сөйли

Яңа елның беренче атнасы ял көннәре булса да, тормыш туктап тормый. Татарстандагы мәдәни һәм сәяси вакыйгалар 2011 елның катлаулы һәм маҗаралы булачагына ишарә ясый. Бу темаларга багышланган вакыйгалар дисбесен дини бәйрәмнәрдән башлыйбыз.


Көне-төне телевизор карау, ашау-эчү туйдырып бетсә дә, яңа елның беренче атнасы күз ачып йомганчы узып та китте. 7 гыйнвар, 2011 елның беренче җомгасы, мөселманнар өчен генә түгел, православ дине вәкилләре өчен дә зур бәйрәм булып чыкты. Православ динен тотучылар Раштуа бәйрәмен үткәрде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү патриархы Кириллны һәм Казандагы архиепископ Анастасийны шушы бәйрәм белән котлады. “Сабырлык, татулык, бер-береңне хөрмәт итү – татарстанлыларның рухи тормышының аерылгысыз өлеше, безнең байлыгыбыз һәм алдагы социаль-икътисади үсешкә нигез”, дигән республика җитәкчесе православ руханиларына.

Фирдәвес алга чыкты

Җиде көн буе рәсми оешмалар һәм завод-фабрикаларның күбесе эшләмәсә дә, кайбер урыннарда тормыш бик киеренке. Әйтик, Чилидагы Калама һәм Иквик шәһәрләре арасындагы 423 чакрым авыр юлны Фирдәвес Кәбиров КамАЗ машинасында 5 сәгать 41 минутта үтте. Хәзер ул йөк машиналары арасында беренче булып бара.

Ә менә Мөслим районы Яңа Уса авылында яшәүче 35 яшьлек бер адәм җәяүле килеш тә үзенә маҗара тапкан. Төнге сәгать 11дә бик каты салмыш хәлдә өенә кайтып барганда, бер йорт каршында учак ягып җибәрә ул. Бу учактан чыккан янгын бер гаепсез гаиләнең абзарлары янып бетүгә сәбәпче була.

Учак ягып хәбәр җибәрү

Хәвефле хәлләр ял көннәре дип тормый. Бигрәк тә исерекләр машина казасына яки төрле криминаль маҗараларга эләгә. Әлеге егет үзенең бертуганының йорты яныннан үтеп барганда, кардәшләренең хәлен белеп чыгарга һәм, мөгаен, бераз “ягулык” өстәргә теләгән. Ләкин аның тәрәзә шакуына җавап булмаган.

Теге сәрхүш өйдәгеләрнең игътибарын җәлеп итәр өчен бер кочак салам салып учак яккан. Әйтерсең, ул ерактан очкыч көтеп торучы бер партизан. Әмма учак ялкыны беркемнән сорап тормыйча, абзарга үрмәләгән.

Янгынны күреп, өй хуҗалары йөгереп чыккач, теге сәрхүш “партизан” үзенең ялгышуын аңлаган. Ул учак яккан ихатада аның бертуганы түгел, ә бөтенләй башка кешеләр тора икән бит. Хәер, аларга да бәла кирәкмәс иде. Йорт янмаган, ләкин янып беткән алачыклар 300 мең сумлык икән. Бу вакыйга яңа елдан элегрәк булса да, бәйрәм көннәрендә аның актуальлеге күзгә ташланды.

Самар урынына Казанга

Һава торышы ниһаять тотрыкланып, буран туктагач, Казан урамнарында карларны чистартучы машиналар күренә башлады. Югыйсә, йөзләгән кар көрәү машинасы эшләгәне хәбәр ителсә дә, моңа кадәр алар күзгә ташланмады.

Казанда һава аяз, әмма башка җирдә алай түгел икән. 7 гыйнварда Дүшәнбедән Самарга баручы очкыч Казанга килеп утырды. Сәбәбе – Самарда метеорология шартлары бик хәтәр, имеш.

Эт җигүгә ни җитә!

6 гыйнварда Яшел Үзәндә Русия эт өйрәтүчеләре федерациясенең “Алтын чана-2011” бәйгесе үтте. Казан, Мәскәү, Чиләбе, Ижау, Тула һәм башка яклардан килгән чабыш этләре бик хәтәр ярышты. Самар такымына кергән Дарья Милентьева һәм Ирина Яговкина үзләренең маэмайлары белән беренче урынга чыкты.

Шулай да, гомуми исәптә Мәскәү такымы барлык ярышларда да диярлек җиңеп чыкты. Казан эт җигүчеләре бары тик яшьләр, дөресрәге, балалар ярышында гына җиңде. Хәер, Казанда эт җигүчеләр әле икенче ел гына бу спорт белән мавыга башлаган. Әллә кайдагы тундраларны, Алясканы уздырып чабышты Татарстандагы эт чаналары йөгерешендә катнашучылар.

Зәмһәрир салкында суга чуму

Казанга тарих сөючеләр һәм музей яратучылар көн саен агылып тора. Әмма музей һәм театрларга караганда, “Ривьера” аквапаркы туристларны ныграк кызыксындыра икән. Уфадан килгән бер төркем егет һәм кызлар Кол Шәриф мәчете тирәсен барып ураганнан соң “ИКЕА” кибетенә кереп чыккач, аквапаркта 5 сәгать ярым су кереп ятканнар.

Уфаларның мондый гадәтен җәй көне үк белеп калып, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов тиз генә Уфада аквапарк төзергә фәрман биргән. Димәк, киләчәктә Уфадан Казанга килүчеләрнең саны кимүне көтәргә кирәк. Бары тик татарча бизәлгән һәм татарча сөйләшә торган Казан метросында йөрергә яратучылар һәм театр, милли музей сөючеләр генә татар мәркәзенә кунакка килер. Чөнки очсызлы урындык, өстәл сата торган “ИКЕА” кибете Уфада да ачылган.

Мөфти алышына диләр

Сәяси һәм иҗтимагый тормыш тып-тын булса да, кайбер хикмәтле хәрәкәтләр сизелә. 13 гыйнварга Казанда Татарстан диния нәзарәтенең пленумы билгеләнгән. Анда мөфтинең хисабы һәм башка кайбер агымдагы мәсьәләләр тикшерелә, диләр. Соңгы көннәрдә мөфти Госман Исхакыйның үз тарафдарлары белән алдан ук саубуллашуы мәгълум булды. Ул шушы көннәрдә мөфти вазифасыннан китәргә җыена икән.

Бу турыда рәсми мәгълүмат беркайда әйтелмәсә дә, имамнар һәм хәзрәтләр үзара шул турыда сөйләшә. Узган ел ахырындагы Чистай, Норлат вакыйгаларыннан соң хөкүмәт каршындагы дин эшләре идарәсе ябылып, президент аппаратында ачылды. Яңа мөфти итеп тәкъдим ителүчеләр турында да ачык мәгълүмат юк.
Мөфти Госман хәзрәт Исхакый, 2010 ел

Мөфти урынбасары Мансур Җәләлетдин, Ханты-Манси өлкәсе мөселманнар җитәкчесе Таһир Саматов һәм башка намзәтләр искә алына. Әмма диния нәзарәтенең эш тәртибен белүчеләр пленум утырышында мөфти сайлана алмау турында әйтә. Шулай булгач, мөфти вазифаларын башкару чираттагы корылтайга кадәр аның беренче урынбасары Илдус Фәезгә күчәргә мөмкин, диләр.

Шулай итеп, Башкорстанның Октябрьски шәһәрендә имам булган яшь Казан рухание Госман Исхакый үзенең 13 еллык мөфтилек хезмәтенә йомгак ясарга җыена.

Хәер, республика мөселманнарының иң зур җитәкчесе китү яки калу турында фаразлар беренче тапкыр гына чыкмый. 13 гыйнвар көнне бу мәсьәләгә ачыклык һәм Татарстандагы дин эшләренә бәйле сорауларга җавап табылыр, дип көтелә.

III дөнья сугышы кайчан башланыр?


Гыйнвар башындагы сәяси тынлык һәм иҗтимагый торгынлык шаукымы астында әллә нинди көтелмәгән хәлләр һәм маҗаралар булырга мөмкин. Чәршәмбе көнне Казан уртасындагы Болак буенда урнашкан бер бинада сәяси технологлар җыелды. Анда Мәскәүдән килгән Көнчыгышны өйрәнүче галим Александр Собянин III дөнья сугышына әзерлек турыда 2 сәгатьлек лекция сөйләде.

Кыргызстанда туган, Питербурда укыган, Төньяк Кавказда һәм Үзәк Азиядә эшләгән Александр Собянин заманында Чаллыда КамАЗ ширкәтендә тимер кою җиһазларында эшләгән. Соңгы елларда ул Мәскәүдә чик буе хезмәттәшлеге Берләшмәсенең стратегик план кору үзәген җитәкли.
Александр Собянин

Абхазия, Осетия вакыйгаларында катнашкан, чырае белән кыргызга охшаган, үзен рус кешесе һәм Путин тарафдары итеп игълан иткән бу шәхес, дөньяның барлык зур илләре дә берничә елдан башланачак зур сугышка әзерләнә, дип саный. Ул ясаган фаразларның берсенә күрә, сугышның сәбәбе – уран, нефть, газ запасларын кулга төшерү.

Бу сугышта иң әһәмиятле рольне АКШ, Русия, Кытай һәм киләчәк бәрелештә җиңүгә шанслары зур булмаган Япония, Европа Берлеге һәм Ислам дөньясы илләре уйный. Соңыннан лекциягә чакырылучылар игълан ителгән фараз турында фикер алышты.

Әгәр дә “Азатлык” радиосы тыңлаучыларын һәм сәхифә укучыларын мондый фаразлар һәм проектлар кызыксындырса, бу турыда аерым язма һәм бергәләшеп киңәшү мөмкинлеге дә бар. III Бөтендөнья сугышы һәм узган чорларны да, хәзерге хикмәтле “тынлык”ны да яхшырак аңлау өчен мондый әкәмәт сөйләшүләр дә зыян итмәс.
XS
SM
MD
LG