Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда бәяләр өскә сикерде


Башкортстанда азык-төлеккә дә бәяләр артты
Башкортстанда азык-төлеккә дә бәяләр артты

Яңа елның беренче атнасында Башкортстанда азык-төлек бәяләре сизелерлек кыйммәтләнде. Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләренә дә хаклар артты.

Шушы уңайдан Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов 7 гыйнвар көнне республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау дәүләт комитетына һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең урындагы идарәсенә социаль әһәмияттәге әйберләргә һәм хезмәтләргә хаклар билгеләү тәртибен ныклы тикшерергә кушты. Әлеге оешмалар вәкилләре җомга көнне үк эре сәүдә үзәкләрендә һәм базарларда азык-төлеккә һәм көндәлек кирәк-яракларга хакларны күтәрүнең ни дәрәҗәдә дөрес булуын тикшерә башлаган да инде. Алар тикшерү нәтиҗәләрен президент өстәленә 10 гыйнвар көнне үк салырга тиеш.

2011 ел башы башкортстаннарга күңелсез яңалыклары белән башланып китте. Кибетләрдә дә, зур базарларда да ашамлыкларга бәяләр шактый өскә сикерде. Мисал өчен, кара ипигә дә, агына да хаклар икешәр-өчәр сумга кадәр артты. Яңа елга кадәр 23 сум торган кара икмәк бәясе 25-26 сумга кадәр менде. Сөт ризыклары да сизелерлек кыйбатланды. Соңгы айларда 23 сум тирәсе торган бер литр сөт хәзер 25-26 сумга кадәр җитте. Эремчеккә, майга, катык-кефирларга да бәяләр икешәр-өчәр сумга менде.

Яңа елның беренче атнасыннан базарларда ит хаклары да соңгы айларда булганнан 20-30ар сумга кыйбатракка сатыла башлады. Җәй айларына таба иткә бәяләр тагын да шулкадәр үк артыр дип көтелә. Ни өчен дигәндә, күп урыннарда – шәхси ихаталарда да, күмәк һәм фермер хуҗалыкларында да, мал азыгы аз булу сәбәпле, терлекләрне күпләп сугымга озаттылар. Шулай булгач, алдагы айларда ит күләме азрак булачак. Димәк, хакларның артуын көт тә тор.

Уфадагы ике-өч кибеттә йөргәндә, “Азатлык” хәбәрчесе сатып алучыларның бәяләр артуга фикерләрен белеште. Аларның җаваплары җан әрнеше белән сугарылган. “Хезмәт хаклары артмый, ә көндәлек ашамлыкларга бәяләр якын да килмәслек күтәрелә” , дип белдерә сатып алучылар.

Шулай итеп, яңа елның беренче көннәрендә Уфа кибетләренә керүчеләр йөрәк өянәгенә китерерлек хакларны күреп, хафага төшә, алда тагын ничек көн күрергә, дип баш вата.
Ел башыннан коммуналь хезмәтләргә дә бәяләр 13-15% артты. Бензинга да хаклар шушы көннәрдә 50% артачак дип белдерелә. Көндәлек азык-төлеккә дә, башка көнкүреш әйберләренә дә хаклар арта тора.

Инфляция азмы-күпме күтәрелгән хезмәт хакларын һәм пенсияләрне шунда ук артыгы белән “йота”. Ләкин халык күндәм һәм бу юлы да зар-сыкрауларын үз эченә генә бикләп куячак.

Шулай да президент Рөстәм Хәмитов "бәяләрне күтәрүгә катнашы булган һәммә кеше үз җәзасын алачак", дип ышандыра.
XS
SM
MD
LG