Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә канцероген куркынычы сәбәпле 4700 ферма ябылды


Xимик матдәләр, тавык йомыркаларына күчкән диелә
Xимик матдәләр, тавык йомыркаларына күчкән диелә
Германиядә йомыркаларда рак авыруына сәбәп була торган диоксина исемле агулы матдә табылуы нәтиҗәсендә чыккан җәнҗал дәвам итә.

Мал ашамлыгы корылмасында узган тикшеренүләрдә проблеманың былтыр март аенда ук теркәлгән булуы белдерелде.

Ләкин "Harles und Jentzsch" исемле фирмада якынча 9 ай элек теркәлгән мәгълүматның узган атна гына чыгарылуы илдә зур паника тудырды.

Мал ашамлыгына катнашкан химик матдәләр, тавык йомыркаларына күчкән.

Хөкүмәт 4700дән артык ферманы сәламәтлек шартларын тикшерү өчен вакытлыча япты.

Белгечләр йомыркаларда табылган химик матдәнең кеше сәламәтлегенә зыянлы булмавын белдерә.
XS
SM
MD
LG