Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея Сеулны алдан шарт куймыйча гына сөйләшүләр уздырырга чакырды


Төньяк Корея рәсми рәвештә Көньяк Кореяга алдан шарт куймыйча гына ике яклы сөйләшүләр уздырырга тәкъдим итә. Шимбә көнне Төнья Кореяның Илнең тыныч берләшүен тәэмин итүче комитеты бастырган белдерүдә, Кэсон уртак сәнәгать зонасында ике яклы икътисади хезмәттәшлек килешүе нигезендә, сөйләшүләр башларга әзерлеге турында әйтелә.

Шул ук вакытта 6 гыйнвар көнне Көньяк Кореяның берләшү эшләре министрлыгы Пхеньянның бу сөйләшүләргә әзерлегендә шикләнүен белдерде.
XS
SM
MD
LG