Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран хакимияте АКШ ватандашын тоткарлауны раслады


Иран хакимияте илнең төньяк-көнбатышында шымчылыкта шикләнелгән Кушма Штатлар ватандашы тоткарлануын раслады.

Җирле чик полициясе мәгълүматларына караганда, 34 яшьлек Хол Талаян Азәрбайҗан белән чиктәш булган Җулфа шәһәрендә тоткарланган. Үзен турист дип атаган бу хатын-кыз, имеш, американ махсус хезмәтләре кушуы белән аны кызыксындырган корылмаларны видеога төшергән.

Якшәмбе АКШ җитәкчелеге бу эш белән бәйле барлык мәгълүматны ачыкларга тырышуын әйтте. Дәүләт Департаментының рәсми вәкиле Марк Тонер әлегә нәкъ американ кешесенең тоткарлануы турында уйларга нигез юк, диде.
XS
SM
MD
LG