Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиландта протест йөрешендә меңнәрчә кеше катнашты


Бангкок башкаласы Таиландта ун меңгә якын кеше катнашында хөкүмәткә каршы марш узды.

Бу чараны оештыручы “Диктатурага каршы демократия берләшкән фронты”, икенче төрле “кызыл күлмәклеләр” хәрәкәте вәкилләре мондый йөрешләрне 2011 ел дәвамында аена ике тапкыр уздырырга исәп тота.

Бүгенге йөреш барышында оппозиция вәкилләре яз көнне иминлек көчләре вәкилләре белән бәрелешләр вакытында үлгән дистәләрчә кешене искә алды. Ул чакта бөтен ил буйлап хөкүмәтнең эшеннән китүен таләп иткән протест чаралары үткән иде.

Күп кенә “кызыл күлмәклеләр” берничә ел элек хәрби түнтәрелеш вакытында премьер вазыйфасыннан җибәрелгән Таксин Чиниватның кире үз урынына кайтуын тели.
XS
SM
MD
LG