Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы үтте


Архив фотосы
Архив фотосы

8 гыйнвар көнне Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча республика бәйгесе башланып китте. Анда төрле районнардан 150 бала катнашты.

Әлеге бәйге быел унсигезенче тапкыр оештырылды. Кайбер елларда ул Бөре, Стәрлетамак шәһәрләрендә дә үткәрелде. Андагы югары уку йортларында да зур булмаган татар бүлекләре эшләп килә.

Быел Уфадагы республика олимпиадасын үткәрү урыны итеп Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика рәсем сәнгате гимназиясе сайланды. Төрле районнардан килгән укытучыларга һәм татар балаларына анда көч сынашу өчен дә, яшәү өчен дә уңайлы шартлар тудырылган.

Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында, һәр елдагыча, 9-11 сыйныфта укучы балалар көч сынашты. Укучылар өч төрле ярышта катнашты – татар теленнән инша язды, әдәбияттан иҗади биремгә җаваплар әзерләде һәм инде өченчесе – сәнгатьле сөйләү осталыгын күрсәтте. Сәнгатьле сөйләү быел Габдулла Тукайга багышланды.

Олимпиаданы ачу тантанасына Башкортстан мәгариф министрлыгы җаваплы хезмәткәрләре, төрле югары уку йортлары мөгаллимнәре, татар язучылары, галимнәре, рәссамнар һәм журналистлар килгән иде.

Олимпиаданы оештыруга Бөтендөнья Татар конгрессы да зур көч салган. Аның Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов олимпиадага килүчеләр өчен бай мәдәни программа да әзерләгән иде. Нәкъ менә шушы матур кичә, җаваплы сынаулар алдыннан, үзенчә бер фатыйха бирү кебек булды.

Кичәне ачып, Алик Локманов сүзне Башкортстан дәүләт педагогия университеты профессоры Рәиф Әмировка бирде. Рәиф әфәнде Башкортстан татар телле язучылар берлеге рәисе вазыйфаларын да башкара. Әлегә бу берлекнең матди нигезе дә, аның рәсми танылу алганы да юк. Әмма Рәиф Әмиров сүзләренчә, "Башкортстанда сәяси-иҗтимагый шартлар үзгәрә һәм татарларга да мөмкинлекләр артачагына өметләр туа башлады".

“Киләчәктә Башкортстанда татар мәктәпләре ябылмас, татар теле кысылмас, яшьләребез дә, аеруча иҗатчы яшьләр уңай шартлар эзләп Казанга китәргә мәҗбүр булмас”, дигән ышанычларын әйтте Рәиф Әмиров.

Татар олимпиадасын ачу бәйрәменә килгән Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов кунаклар алдында үзенең шәп шигырьләрен укып, озак алкышларга лаек булды.

Күренекле татар рәссамы Вәкил Шәйхетдиновның “Икърар” циклыннан картиналарын һәм атаклы татар шәхесләре портретлары сурәтләрен күрсәтүе һәм аларга аңлатмалар бирүе укытучыларда ифрат та зур кызыксыну уятты.

Танылган җырчы Рәис Вәгыйзовның җырлары, композитор Алик Локмановның яңа җырын тыңлау шулай ук кунакларның күңелләренә хуш килде.

Менә шундый күңелле дулкыннарда башланып киткән татар олимпиадасы шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дәвам итте. Ә бәйгеләргә йомгак дүшәмбе көнне ясалды.
XS
SM
MD
LG