Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмә матурлыкны чикләми


Төрмә матурлыкны чикләми
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

Күпләр рәшәткә артын җәһәннәм белән чагыштырып, анда тормыш бетә дип уйлый. Кеше үтерүдә гаепләнгән Эдуард Гыйләҗетдинов моның белән килешми. Төрмәдә дә ул матурлык таба алган. Эдуард кием тегә.

Күпләр рәшәткә артын җәһәннәм белән чагыштырып, анда тормыш бетә дип уйлый. Кеше үтерүдә гаепләнгән Эдуард Гыйләҗетдинов моның белән килешми. Төрмәдә дә ул матурлык таба алган.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәте оештырган “Матур итеп тегүне тыеп булмый” дип аталган Бөтенрусия кием модасы фестивалендә 1 урын яулавы һәм модельер Вячеслав Зайцевтан диплом алуы турында Эдуард горурланып сөйли. Кием теккәндә күңелем тынычлана, бу эштән тәм табам, ди ул.

Эдуард Гыйләҗетдинов бәйгедә катнашырга дип, Мәскәүгә үзе теккән кием коллекциясен җибәргән. Аңа тиредән эшләнгән костюм, башлык, янчык, балалар өчен спорт киеме, эшчеләргә махсус кием кергән. Кызганыч, бу киемнәр, аларның сызымнары да Мәскәүдә калган, шуңа күрә күрсәтеп булмый.

Төрмә – тормышның төбе дигән сүзләр белән Эдуард килешми. Аның сүзләренчә рәшәткә артында бөтенләй югалмас өчен үзеңә бер шөгыль табу кирәк.

“Төрмәдә тормыш бетми. Киресенчә вакытны заяга уздырмас өчен берәр шөгыль тапсаң яхшы. Киләчәктә исә, тегү тармагында үз бизнесымны ясап, үз коллекциямне булдырырга хыялланам”, ди ул.

Төрмәдәге күпләр сыман Эдуард Гыйләҗетдинов та ни өчен утырганын әйтергә яратмый. Үз гаебен ул бары тик канун бозу ди. Чынлыкта исә, Казанның 19 колониясендә күбесенчә, каты җинаять кылучылар утыра. Эдуард Гыйләҗетдинов та җинаять кодексының 105 маддәсе нигезендә кеше үтерүдә гаепләнә. 2004нче елда төрмәгә эләккән Эдуард рәшәткә артында 2013нче елга хәтле утырырга тиеш. Иреккә чыккач исә, ул кием тегу тармагында үз эшен башларга ниятли.
XS
SM
MD
LG