Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанның Русия башкаласы булуын теләмим"


Алия Сабирова
Алия Сабирова

Русия президенты Дмитрий Медведев русиялеләрне бер урында гына укмашып ятмаска, ә ил буйлап таралып яшәргә чакырды. Казан Русия башкаласы була аламы?

Яңа ел алдыннан Русиянең өч федераль телевизион канал җитәкчеләре белән очрашуы вакытында Дмитрий Медведев халыкның бер урында гына түгел, ә тигез рәвештә ил буйлап таралып яшәве Русия бөтенлеген көчәйтәчәген әйтте.

Чыннан да бүген халыкның күпчелеге зур шәһәрләргә күченеп китү ягын карый. Бу аеруча да яшь буынга хас. Әгәр Татарстанда авыллардан яшьләр Казанга агылса, инде югары белем алганнар Мәскәүгә үк китү хәстәрен күрә.

Берничә ел Мәскәүдә яшәп Казанга кайткан “Үзебез” хәрәкәте координаторы Алия Сабирова моны акча эшләүгә мөмкинлекләр зуррак булу белән аңлата.

“Мәскәүдә акча эшләп була дигән фикер таралган. Чөнки анда яшәү дәрәҗәсе чит илдәге кебек. Әлбәттә, Мәскәүдә кыенлыклар да бик күп. Мисал өчен теркәлү мәшәкатьләре, тормыш итүнең кыйммәт булуы... Ләкин "күбрәк акча эшләп баеп китәрмен" дигән уй кешене һаман да шунда тарта”, ди ул.

Сабирова әйтүенчә, халыкның бер урында күпләп яшәве начар. Ул мәскәүләр инде төбәкләрдәге кешеләрнең ничек яшәвен күрми башлады дип саный.

“Мәскәүдә күптән яшәгән һәм матди яктан тәэмин ителгән кешеләр төбәкләрдәге хәерчелек хакында аңламыйлар да. Шуңа башка төбәкләр дә Мәскәү кебек “күтәрелеп” китсен өчен Русия җитәкчелегенең бу проблемага җитди каравы кирәк”, ди ул.

Олег Морозов
Морозов Казанны төртә

Шул ук вакытта “Итоги” журналы Русиянең яңа башкаласы булырга мөмкин берничә шәһәр исемен тәкъдим итте. Бизнес-online язуынча, алар арасында Мәскәү, Владивосток, Подольски, Пермь, Тверь, Түбән Новгород һәм Владимир шәһәрләре белән беррәттән Казан да бар.

Казан шәһәрен исә Русия Дәүләт Думасы вице-спикеры Олег Морозов яклап чыккан. Аның фикеренчә, башкаланы Казанга күчерү бик мөмкин хәл.
“Ул бик уңайлы урында - илнең үзәгендә, Идел һәм Казансу елгасы кушылган урында урнашкан. Шулай ук көнкүреш шартлары да бик уңай. Искиткеч инфраструктура: яхшы юллар, тулаем газлаштыру. Бай мәдәният һәм тарих. Гасырлар дәвамында урнашкан традицияләр”, ди ул.

Шулай ук Морозов Бөтендөнья банкы мәгълүматларына таянып, Казанның Русиянең башка шәһәрләре белән чагыштырганда бизнес алып бару өчен уңайлырак булуын искә ала.

Әмма Мәскәү дәүләт университеты профессор Наталья Зубаревич Морозов сүзләрен "сафсата" дип атады.

“Аны беркайчан да акыллы кешегә санаганнары булмады”, диде ул.

Алия Сабиров шулай ук Казанның Русия башкаласы булуы чынга аша торган әйбер түгел дип саный.

“Казан шул ук функцияләрне үтәсә дә, барыбер урыслар аны беркайчан да башкала итмәячәк, чөнки бу тарихи яктан аларның “эчләрен кытыклый” торган бер әйбер. Әлеге хәл Казанны бер алганнан соң кире биргән кебек була. Алар аның башкала булуын сәяси яктан танымаячак”, ди ул.

Шул ук вакытта Сабирова Казанның Русия башкаласы булуын теләмәвен әйтә. Чөнки бу очракта ул үз "нурлы" йөзен югалтачак дип саный. Аның сүзләренчә, Казан болай да гел үсештә. Чөнки анда авылдан гына түгел кечкенә шәһәрләрдән дә күчеп киләләр.

“Казан фактик яктан шушы Идел буе башкаласы бит инде. Чөнки иң эресе һәм иң көчлесе. Урыс кебек халыкларга башкала функциясен үтәүнең кирәге юк. Мин анда элекке Казан ханлыгындагы кебек татарлар, мөселманнар, төрки халыклар, фин-угырлар яшәвен телим”, ди ул.
XS
SM
MD
LG