Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары Хәмитов белән очрашуга өмет итә


Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин

Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышында президент белән очрашуга әзерлек мәсьәләләре каралды.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге вәкилләре елдагы беренче утырышларын уздырды. Анда алда торган мәсьәләләр каралды.

Милли-мәдәни мөхтәрият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин: “Алда торган төп чара Рөстәм Хәмитов белән очрашу булачак. Без аңа күптән әзер. Соңгы 15 елда хакимияткә язган мөрәҗәгатьләр һәм хатларыбызны әзерләдек. Нинди проблемалар күтәрүебезне искә төшерәчәкбез. Аларның барсы да тормышка ашмаган дип әйтерлек”, диде.

Мәҗит Хуҗин мәгариф проблемаларына да тукталды. Аның сүзләренчә, агымдагы елда татар мәктәпләре санын тагы да киметергә җыеналар. Җәмәгатьчелек оешмалары моңа каршы актив көрәшергә тиеш.
XS
SM
MD
LG