Accessibility links

Чит ил вәкилләре Иран атом корылмаларын карады


Чит ил дипломатлары якшәмбе көнне Иранның Натанз шәһәрендәге атом корылмасын карап чыкты. Бу корылмада уран баетыла.

Тикшерүгә Мисыр, Сүрия, Венесуэла белән Кубадан килгән вәкилләр катнаша.

Ләкин Русия, Кытай һәм Европа Берлеге Иранның үзендәге атом корылмаларын тикшерергә чакырылган булса да бу илләрнең вәкилләре чакыруны кабул итмәде.

Иран АКШ, Франция, Британия һәм Германия вәкилләрен чакырмаган иде.
XS
SM
MD
LG