Accessibility links

Кайнар хәбәр

Facebookтагы “дусларга” ышанып буламы?


Дөнья Раштуа белән Яңа елны бәйрәм иткән көннәрдә Британиядә яшәүче Симона Бэк исемле 24 яшьлек кыз Facebookтагы “статус” бүлегенә үзенең күп итеп дару эчкәнен һәм тиздән үләчәген язган.

“Барлык даруларымны эчтем. Мин үләм. Сау булыгыз,” диелгән иде бу язуда.

Симонаның бу сүзләрен аның “дусты” итеп теркәлгән 1048 кеше күрә алган. Шуларның 148зе аңа җавап та язган. Берсен дә аның бу сүзләре куркытмаган, аптыратмаган. Киресенчә, күбесе Симонадан көлгән.

Язу чыгып, 17 сәгать үткәч кенә, дусларның берсе Симонаның әнисе телефонына смс җибәргән. Әмма инде соң булган.

Шушы хәл турындагы хәбәр тиз арада интернетны әйләнеп чыкты. Facebook җитәкчеләрен дә бу хәл борчуга салды.

Бүгенге көндә Facebook ярдәм үзәге булдыру турында сөйләшүләр алып бара. “Дус"ларыгызның берәрсе язган сүзләр сезне борчуга салса – сез ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итә алачаксыз. Ул үзәктәге белгечләр “борчу тудырган” дустыгызны табып, аңа ярдәм итәргә тырышачак.

Ярдәм кирәк булса, әлбәттә.
XS
SM
MD
LG