Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 ел – Нәҗип Җиһанов елы


Нәҗип Җиһанов
Нәҗип Җиһанов

Нәҗип Җиһановка багышланган чаралар Татарстанда ел буе дәвам итәчәк. Опера һәм балет театры Җиһанов әсәрен тулысынча куймый.

Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе исә 2011 елны күренекле шәхес елы дип игълан иткән. Профессор Зилә Сөнгатуллина әйтүенчә, әлеге уку йортында ел буе укучы һәм укытучыларның концертлары дәвам итәчәк.

15 гыйнвар көнне республиканың сәнгатькәрләре, югары уку йортлары вәкилләре, студентлар Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залына җыелды. Консерватория гыйльми шурасының киңәйтелгән утырышы дип аталган бу чара вакытында композитор хакында иң җылы сүзләр генә әйтелде. Туган ягы Җаектан да вәкилләр бар иде.

“Бай мирас калдырды”


Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате дә укылды. “Ул лаеклы рәвештә халкыбызның бөек уллары исәбенә керә. Аның иҗаты татар милли музыкаль мәдәнияте үсешендә яңа чор башлаган”, дип белдерә президент. Җиһановны классик музыканың күп жанрларында татарлардан беренче булып иҗат иткән кеше буларак билгеләп үтә.

“Ул безгә бай мирас калдырды. Искиткеч осталыгы, көйләренең кабатланмас аһәңе, музыкаль образларының матурлыгы аркасында аның иҗаты Татарстаннан читтә дә киң таралды. Ә инде “Кырлай” симфоник поэмасы, Татар темаларына сюита, “Сабан туе” симфониясе һәм башка әсәрләре аша татар симфония музыкасы Русия мәдәниятендә үзенчәлекле күренеш буларак танылды”, диелә Миңнеханов мөрәҗәгатендә.

Мәдәният министры Зилә Вәлиева сүзләренчә, Нәҗип Җиһанов Идел буендагы халыкларның гына түгел, ә Татарстаннан бик еракта булган Тува һәм Коми республикаларында да музыка үстерүгә өлеш керткән кеше. Чөнки аларның күп кенә музыкантлары Казан консерваториясендә белем алган.

Гыйльми шураның киңәйтелгән утырышында сәламләү чыгышларыннан соң, Татарстан Дәүләт симфоник оркестры башкаруында Җиһановның икенче симфониясе “Сабан туе”н тыңладылар. 1968 елда консерваториянең актлар залында бу симфониянең премьерасы булган. Шуннан соң 2 ел узгач композитор Советлар Берлеге Дәүләт бүләген алган.

“Без Җиһановка бурычлы”


“Җиһанов бит ул күпкырлы: симфония һәм опералар, романслар, балетлар да язган. Ул, безнең урыслар әйтмешли – “это наше все”. Казанның сәнгате, мәдәнияте булуында без Җиһановка бурычлы.

Симфоник оркестрны да ул ачты. Опера театры да аңа бурычлы. Консерваторияне ул оештырды. Аның язган музыкасы – үзе бер зур хәзинә”, дип белдерде Зилә Сөнгатуллина.

Нәҗип Җиһанов 1938 елда беренче операсы – “Качкын”ны яза. Ә бер елдан соң бу әсәр яңа ачылган Татар дәүләт опера һәм балет театрында куела. Муса Җәлил белән якыннан аралаша башлагач, шагыйрь Җиһановтан үзенең “Алтынчәч” поэмасына опера язуын сорый. Муса Җәлил моңа кадәр Мәскәүдәге бер композиторга да “Алтынчәч”кә көй яздыртып карый, әмма ул бик коры чыккан була. Җиһанов язган операның премьерасы исә 1941 елның июлендә була.

“Шагыйрь”нең “Җәлил”гә әйләнүе


Муса Җәлилгә сатлыкҗан тамгасы салынганнан соң, Нәҗип Җиһанов драматург Әхмәт Фәйзи белән “Шагыйрь” исемле опера иҗат итә. Андагы төп герой Нияз Уралов Җәлил кебек үк фашистларга әсирлеккә эләгә һәм шунда һәлак була.

Спектакль 1947 елда сәхнәгә чыга һәм зур уңыш белән бара. Әмма берникадәр вакыттан соң хакимияттә утыручылар бу геройның “сатлыкҗан Җәлил”нең үрнәге булуын аңлый һәм әсәрне репертуардан төшереп калдыра. 1953 елда, инде шагыйрь исеме акланганнан соң, Җиһанов “Шагыйрь” нигезендә «Җәлил» операсын яза.

“Опера һәм балет театры үзебез өчен эшләми”


Зилә Сөнгатуллина, Җиһановның нинди генә әсәре, операсы, симфониясе, балетлары булмасын, киштәләрдә генә ятмыйча, халык күңелен дә сугарсын иде, дигән теләктә.

“Татар дәүләт опера һәм балет театры үзебезнең республика өчен эшләми. Бөтен куйган әйберләре Һолландиягә гастрольләре өчен корылган. Татарча әсәрләрне татарлар өчен куярга, татарларны кимсетмәскә кирәк. Татарлар да югары сәнгатьне аңлый, операны ярата.

Татарлар йөрми, дип әйтәләр. Яхшы итеп куярга һәм эшләргә дә кирәк. Шаляпин фестивале дә әнә үзеннән-үзе генә килеп чыкмый. Аңа кеше килсен өчен бик нык эшли бит алар. Татар музыкасына да хөрмәт булырга тиеш. Менә дигән балет һәм операларыбыз ята. Язылганнары күпме! Алтын фонд бездә бик зур”, ди Зилә Сөнгатуллина.

Консерватория “Алтынчәч”не куя


Дөрес, Нәҗип Җиһановның 100 еллыгы уңаеннан башкарасы чаралар арасында опера һәм балет театры “Җәлил” операсын концерт рәвешендә күрсәтәчәк. Аерым арияләр башкарылыр, мөгаен. Ә менә “Алтынчәч”не Казан консерваториясенең опера студиясе куярга җыена.

Җиһанов иҗат итә башлаган “Сары ләкләк” балетын Любовский иҗат итеп бетерә. Бу әсәр Җиһановның 100 еллыгы уңаеннан Мәскәү дәүләт “Рус балеты” театрында куелачак.

2011 елда Җиһанов язган көйләр китап булып басылып чыгачак. Ә “Җиһановның музыкаль йолдызлыгы” дип аталган дискта симфония, опера һәм камера-инструменталь әсәрләре урын алачак.

* * *

Нәҗип Җиһанов 1958 елда Тукай бүләгенә ия була. Өч тапкыр аңа Советлар Берлегенең Дәүләт бүләге тапшырыла. Ул – Советлар Берлегенең халык артисты, Социалистик хезмәт герое.

1939 елдан 77нче елга кадәр Татар автономияле республиканың композиторлар берлегенең идарә рәисе була. 1941-43 елларда Татар опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе. 1945 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Казан консерваториясенең ректоры булып эшли.

8 опера, шул исәптән “Алтынчәч” һәм “Җәлил”не, иҗат итә. 3 балетка көй яза. 17 симфония, симфоник поэмалар, увертюралар, сюиталар, камера-инструменталь әсәрләр, романс һәм җырлар авторы.
XS
SM
MD
LG