Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тунис премьеры репрессияләрдә катнашучыларны җавапка тартмакчы


Тунис премьер-министры Мөхәммәт Ганнучи Туниста хакимияттән төшерелгән президент Зин әл-Габетдин Бин Гали чорында репрессияләргә катнашы булган барлык кешеләр мәхкамә каршына басачак дип белдерде.

Ганнучи Франциянең “Европа 1” радиосына кичә төзелгән яңа хөкүмәттә урыннарын саклап калган министрларның берсе дә ул эшләрдә катнашмаган диде.

Туниста вәзгыять әле дә киеренке булып кала. Урам чуалышларында, демонстрациячеләр белән полиция арасындагы бәрелешләрдә барлыгы 78 кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG