Хәзер бу турыда атнакич тавышка куелырга мөмкин резолюция өлгесе карала.
Европа Парламентындагы кайбер төп сәяси төркемнәр сишәмбе Беларус хакимиятләренең узган айдагы тавыш бирүдән соң башланган гамәлләрен хөкем итүче резолюция өлгесе турында сөйләшә.
Сөйләшүдә Европа Парламентындагы либераллар да, социалистлар да, урта-уңнар да, консерватив көчләр дә хуплаган уртак резолюция өлгесе хупланыр дип көтелә.
Бу документ атнакич Страссбургта парламентның тулы утырышында тавышка куелырга мөмкин.
Тәкъдим ителгән өлгеләрдә Беларуста узган елның 19 декабрендәге тавыш бирүдән соң милициянең демонстрациячеләрне көч белән куып таратып оппозицияне бастыруга керешүе хөкем ителә.
Анда шулай ук халыкара җәмәгатьчелек һәм көнбатыш хөкүмәтләре тарафыннан хөкем ителгән президент сайлавын яңадан үткәрү тәкъдим ителә.
Либераллар һәм демократлар бердәмлеге Европа өчен исемле төркем әзерләгән өлге, мәсәлән, “Беларус хакимиятләрен президент сайлавын халыкара оешмалар ярдәмендә ирекле һәм гадел итеп яңадан кабатлау мөмкинлеге бирәчәк демократик реформаларның ачык бер планын әзерләргә” чакыра.
Тәкъдимнәр арасында протест чараларында катнашкан өчен университетлардан чыгарылган Беларус студентларына Европада белем алу мөмкинлеген арттыру да бар.
Либераллар да, урта-уң Европа халык фиркасе дә Лукашенко хакимиятенә төрлечә икътисадый җавап кайтарырга тели.
Либераллар Беларусның дәүләт ширкәтләренә каршы чикләүләр кертергә тәкъдим иткәндә, Европа халык фиркасе Халыкара Валюта фондының бу илгә барлык зур финанс ярдәме програмнарын, шулай ук Европа инвестиция банкы кредитларын туңдырырга чакыра.
Алар шулай ук, әгәр дә Беларуста сәяси тоткыннар булса, 2014 елгы Дөнья хоккей беренчелеген бу илдә үткәрүдән баш тартырга тәкъдим итә.
Зур спорт чараларында Беларуска каршы халыкара бойкот башлау мәсьәләсен узган атнада Европа Парламенты башлыгы Ежи Бузек күтәргән иде.
Оппозицияне бастыру башланганнан соң Беларусның Европа Берлегендәге Көнчыгыш партнерлык програмында катнашлыгының киләчәгенә дә шикләр артты.
Минскига төп җавап чараларының берсе буларак рәсмиләргә Европа Берлегенә керү визасы бирүне тыю карала.
Беларус рәсмиләренә виза бирүне туктату мәсьәләсендә әлегә бары тик Европа берләшкән сулчылары конфедераль төркеме генә башкача фикер белдерә. Алар башта бәйсез һәм ачык тикшерү үткәрергә тәкъдим итә.
Бу төркем парламентың пәнҗешәмбе утырышына үз резолюциясен аерым чыгарырга мөмкин. Әмма ул хупланыр дип көтелми.
Узган атнада Европа Парламентының тышкы эшләр комитеты Брюссельнең Минскига карата сәясәтен үзгәртергә чакыру белән чыккан иде.
Пәнҗешәмбе парламент Беларус турында резолюцияне хупласа да, аның Минскига тәэсир көче әллә ни булмаячак. Әмма бу резолюция Европа Берлегенең башка оешмаларын Мински белән мөнәсәбәтләрне үзгәртүгә этәрергә мөмкин. Мисал өчен, 31 гыйнварда Европа Берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары виза чикләүләрен хуплар дип көтелә.
Ул арада Варшау да Беларуста оппозициягә каршы репрессияләргә катнашы булган хакимият вәкилләренә Польшага керүне тыярга җыенуын белдерде.
Исемлеккә моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә киңкүләмле эзәрлекләүләрдә катнашкан һәм катнашучы Беларус җитәкчелеге, тәртип саклау һәм мәхкәмә системы вәкилләре керәчәк диелә.
Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорский “Вазгыять яхшырганда, без диалогны киңәйтәбез һәм хезмәттәшлек турында юмарт тәкъдимнәр белән чыгабыз. Әмма барысы да киресенчә булып, сәяси тоткыннар барлыкка килсә, моңа җавап буларак, без ватандашлык җәмгыятен яклыйбыз һәм хакимиятләргә бу турыда ни уйлавыбызны ачык итеп әйтәбез”, - диде.