Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь имам Наил Бикмаев сак астыннан чыгарылды


Дагыстанда тоткарланган Ростов шәһәре имамы Наил Бикмаев сак астыннан азат ителгән. Аның гаебе юк дип табылган.

Наилнең әтисе - Русия көньягы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Җәгъфәр Бикмаев “Азатлык”ка белдерүенчә, алар хәзергә Дагыстанда һәм бүген барлык документлар тәртипкә китерелгәч, өйләренә кайтырга чыгачаклар.

Билгеле булганча, 7 гыйнварга каршы төндә Ростов шәһәре имамы Наилнең Махачкала шәһәрендә коралланган килеш сугышчылар төркемендә (2 кеше) тоткарлануы әйтелгән иде. “Интерфакс” Бикмаев үзенең сугышчылар төркеменә кушылуын һәм алар белән хәрәкәт итәргә әзерләнүен белдергәнен хәбәр итте.

Соңрак “Islam.ru” сәхифәсе Наилнең интернет салонда утырганда хокук саклаучылар тарафыннан тоткарлануын һәм үзе белән бернинди коралы булмавын язды.

Үзе теләп Дагыстанга китмәгән

Җәгъфәр хәзрәт Бикмаев исә кайбер кешеләр Наилне алдалап ниндидер кәгазьләр яздырырга теләвен сөйләде.

“Ул үзе теләп Дагыстанга китмәгән. Аны кайбер кешеләр алдап чакырганнар. Әле ярый вакытында “уяндык”. Мин хәзер ул кешеләрнең исемнәрен әйтеп торырга теләмим”, диде ул.

Шулай ук Җәгъфәр хәзрәт улы белән шундый хәл килеп тугач, президентка мөрәҗәгать итүен әйтте.

“Ул моны тикшерү өчен комиссиягә махсус йөкләмә биргән. Комиссия бер тавыштан Наилнең бернинди дә гаебе юк дигән нәтиҗә чыгарды. Чөнки ул бернәрсәне дә яшермичә ничек бар, шулай сөйләп бирде. Һәм комиссия аннан куркыныч янамавын әйтте”, диде ул.
XS
SM
MD
LG