Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда ике оппозиция активисты үлемгә хөкем ителде


Бүген Иран башкаласы Тәһранда 2 оппозиция активисты асып үтерелде.

Үлемгә хөкем ителгән Җәгъфар Казыйми белән Мөхәммәт Гали Һаҗагайи 2009 елда Иранда узган президент сайлавының рәсми нәтиҗәләренә каршы гомум протест чараларына катнашуда һәм халыкны хөкүмәткә каршы ризасызлыкка чакыруда гаепләнде.

Үлем хөкеме турында Иран җирле хәбәр агентлыгы Тәһран прокуроры мәгълүматынa таянып хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG