Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күркәм әңгәмә гаиләне коткара


Татарстанда аерылган гаилә санын киметер өчен, җирле үзидарә һәм ЗАГС бүлекләре хезмәткәрләренә гаилә психологы вазифасын йөкләргә тәкъдим итәләр.


Быел, җәй көне генә Казанда өйләнешкән бер яшь парның фоторәсеменә караганда, бер-берсеннән күзен ала алмаган бу яшьләрнең бер-ике айдан аерылуына ышану авыр.

Әле туй мәшәкатьләре, мәҗлестә биегәннәре онытылмаган, ә яшьләр инде тормыш юлыннан аерым атларга булган.

Ата-аналар туй итәргә дип алган бурычларын биреп бетермәгән, ә элекке гашыйклар инде дошманга әверелгән. Алай гына да түгел бер-ике елда инде икенче гаилә корып куйган кешеләр дә була. Мондый хәлләр шәһәрдә дә, авыл җирендә дә гадәти күренешкә әйләнеп бара.

Дүшәмбе 24 гыйнварда Ватандашлар хәлен теркәү идарәсенең (ЗАГС) еллык утырышында әйтелгәнчә, Казанда бер елда 31 меңнән артык гаилә теркәлгән булса, 14 меңгә якыны (41%) аерылган. Чаллыда аерылышучылар саны 50%ка җиткән. Иң начар күрсәткеч Югары Осланда – анда 2010 елда яңа гына 64 гаилә өйләнешкән булса, 54 гаилә таркалган.

Премьер-министр Илдар Халиков бу хәлне "бәла" дип атады һәм ЗАГС хезмәткәрләрен бу эштә тарафсыз теркәүче булып кына утырмаска, гаиләне саклап калу өчен тырышырга чакырды. Хөкүмәт башлыгы, Арчадагы ЗАГС бүлеге вәкиле әйткән фикергә хуплау белдерде.

"Безгә теркәүче генә түгел, гаилә психологы да булырга туры килә, ЗАГС хезмәткәрләренең бу яктан белемнәрен арттыру урынлы булыр иде", дип сөйләгән иде ул.
Илдар Халиков

Бу тәкъдимгә җавап йөзеннән һәм киләсе 2011 елга бурычларны билгеләгәндә, премьер-министр гаилә психологиясе дәресләрен бөтен районнарга кертергә тәкъдим ите.

"Һәр районда, һәр шәһәрдә гаилә психологиясен укытырга кирәк. Үзегезнең һәм туганнарыгыз мисалында беләсездер, яхшы сөйләшү еш кына гаиләне коткарып кала ала һәм соңыннан кешеләр рәхмәт әйтә. Статистика күрсәткәнчә, күпчелек аерылулар беренче елларга туры килә, бу катлаулы этапны үтәргә, түзәргә кирәк”, дип үгетләде премьер-министр Илдар Халиков.

Авылларга психология белгечләре кирәкме?

"Хәзерге яшьләр әти-әнисе янына барып еламый, безнең янга килеп, "аерыгыз" дип кенә әйтә", ди Ватандашлар хәлен теркәү идарәсенең Арча районы бүлеге башлыгы Зөлфия Ситдыйкова.

Арчада өйләнешүчеләрнең биштән бер пары аерыла икән. "Гаиләнең таркалуына төрле сәбәпләр этәрә: тормышның катлаулануы да, яшь балаларның гаиләнең мәгънәсе, роленә төшенеп җитмәве дә була ала", ди никахларны теркәүче җаваплы хезмәткәр Зөлфия Ситдыйкова.

Аның фикеренчә, гаилә психологиясен өйрәнү никахларны, аерылуларны теркәүче хезмәткә бик кирәк. Җирле үзидарә кануны кертелү белән, урыннарга үлем-китем, туу, никах, аерылуларны теркәү вазифалары да бирелде.

"Элек-электән проблема туса, үпкәләүләр килеп чыкса, кеше җирле үзидарәгә, элекке авыл советларына мөрәҗәгать иткән. Авыл җирлеге башлыгы, секретарь конфликтларны көйләүгә үзеннән-үзе катнашып китә.

Яшьләр "аерыгыз" дип килеп кергән саен, аерасы килми бит әле. Хезмәткәрләр мәсьәләгә өлкән кеше буларак, әти-әни, киңәшче, тәрбияче буларак та карый.

Аларга якларны тыңларга, икесен дә көйләргә, әти-әни, кода-кодагый белән сөйләшергә туры килә. Шуңа күрә, гаилә һәм аның психологиясе турында белемнәр бик кирәк", диде Арча районы ЗАГС бүлеге башлыгы Зөлфия Ситдыйкова.

Авыллар өчен гаилә психологлары кебек вазифа яңалык булса да, гаиләне саклау, араларны җайлау проблемы иске. Гасырлар буена милли гореф-гадәтләргә нигезләнеп яшәгән татар авылында вак-төяк аңлашылмаучанлык, үпкәләшүләр булмый калмагандыр. Өйләнгән парлар бу эшкә җитдирәк караганмы, олылар сүзен тыңлаганмы, түзгәнме, әмма моңа кадәр бу проблемны гаилә психологларыннан башка да хәл иткәннәр.

Икенче яктан, гаиләнең таркалуы ике кешенең шәхси эше булудан туктап, Совет заманындагы кебек яңадан коллектив мәсьәләгә әйләнә бара түгелме?

Буйдаклар йөри картаеп

Аерылышулар бер проблем булса, авыл җирендә өйләнмәгән буйдак егетләр мәсьәләсе дә бар бит әле. Яшьләр авылдан китү ягын карый, гаилә корырга теләгән авыл механизаторы, тракторчы, комбайн, машина йөртүчегә кәләшләр юк.

Аерылышучылар да, буйдаклар да, билгеле инде, статистиканы боза, шуңа хакимият төрле чаралар күрергә тырыша. Никах һәм аерылуларны теркәүчеләргә психологлар, юристлар булып кына түгел, җирле үзидарә хезмәткәрләренә тагын димче дә булырга туры килә.

2008нче Гаилә елында район һәм авыл дәрәҗәсендә гаиләнең әһәмиятен арттыруга багышланган бәйрәмнәр, төрле чаралар оештырылды. Җирле телевидение каналы хәбәр иткәнчә, кайбер авыл идарәләре буйдакларны өйләндерү өчен таныштыру кичәләрен уздырып карады. Һәм мондый чаралар нәтиҗәләр бирә, дип әйтә ЗАГС хезмәткәрләре.

Үлем-китем кимеми

2010 елда Татарстанда 14 меңгә якын гаилә аерылышкан. Бу 2009 ел белән чагыштырганда 709 гаиләгә азрак (5%).

2010 елда өйләнешүче саны да 7%ка арткан. Рәсми чыгынаклар хәбәр иткәнчә, 2010 елда Татарстанда 31 меңнән артык гаилә корылган. Шулай ук 2010 елда соңгы 18 елда булмаган дәрәҗәдә балалар туган.

Шулай итеп, үткән ел Татарстанда 49 мең 512 сабый дөньяга килгән. Әмма күпчелек районнарда үлем-китем саннары тууга караганда зуррак. 2010 елда ЗАГС бүлекләрендә 49909 тапкыр үлем таныклыкы бирелгән, бу үткән 2009 елга караганда 3,5%ка күбрәк.
XS
SM
MD
LG