Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Мәскәү телевидениесенә көндәш булдырды


ПИК каналын тәкъдим итү чарасы
ПИК каналын тәкъдим итү чарасы

Тифлис Кавказдагы хәлләр турында дөнья халкына урыс телендә сөйләүче яңа телевидение каналы ачты.

“Первый Информационный Кавказский” – кыскача ПИК дип аталган канал сишәмбе Казан вакыты белән кичке алтыдан күрсәтә башлады.

ПИК һәркич Кавказ һәм дөнья турында яңалыклар, документаль фильмнар һәм мәдәни тапшырулар күрсәтәчәк. Кавказ турында рус телендә телевидение хәбәрләренә моңарчы Русия монополиясе сакланып килде һәм андагы хәлләр күбесенчә Мәскәү кирмәне күзлегеннән карап яктыртылды.

Элек ВВСның Мәскәүдәге хәбәрчесе һәм Азатлык радиосының грузин редакциясе мөдире булган, хәзер ПИК каналын җитәкләүче Роберт Парсонс "Яңа телевидение Төньяк һәм Көньяк Кавказдагы хәлләр турында мәгълүмат бушлыгын тутырырга тырышачак", диде.

Роберт Пaрсонс
“Русия телевидениесен алсак, Грузия анда тулысынча диярлек начар итеп кенә сурәтләнә. Без төзәтергә теләгән нәрсәләрнең берсе шул. Чөнки ул бу илнең сурәтен бозып күрсәтә. Без Русиягә яки Русия хөкүмәтенә каршы эшләргә җыенмыйбыз. Без беркем белән дә алышка чыгарга җыенмыйбыз. Безнең максат бары тик дөрес мәгълүматка сусаганнарны канәгатьләндерү”, диде Парсонс.

Грузиянең моңарчы да урыс телендә телевидение каналы ачарга тырышып караганы булды. Первый Кавказский дип аталган ул проект бер ел элек эшли башлау белән үк диярлек ябылырга мәҗбүр булды. Ул чакта Русиянең дәүләт карамагындагы Газпром ширкәте әлеге телевидение тапшыруларын күрсәтергә тиешле ясалма иярченнең барлык диярлек каналларын сатып алып бетерде.

Пaрсонс бу юлы андый техник проблемнар килеп чыкмас дип өметләнә. ПИК каналын сателит аша Русиядә, Көнбатыш Европада, Төньяк һәм Көньяк Кавказда, Төркия, Иран һәм Израилдә дә карап була.

Телевидениенең шулай ук интернетта үз сәхифәсе бар. Ул www.pik.tv дип ачыла. ПИК телевидениесен шуннан да карап була. Киләчәктә аны кабель аша Кушма Штатларда һәм башка урыннарда карау мөмкинлеге дә булдырырга җыеналар.

Яхшы гына эшләп китә алса, ПИК каналы өстенлек итүче Русия телевидение каналларына беренче алмаш булачак.

Соңгы елларда Мәскәү дөньяга урыс, инглиз, испан, һәм гарәп телләрендә сөйләүче "Russia Today" телевидениесе каналлары аша Кремльнең карашларын шактый җанлы рәвештә таратып килә.

Пaрсонс әйтүенчә, Русиянең һәм дөньяның төп телевидение каналлары игътибар итмәгән урыннарда ПИКның бер көндәше дә булмаячак.

“Төньяк Кавказны Русиянең башка урыннарында берәр террор һөҗүме булганда гына искә төшерәләр, ә анда көн дә була торган көч куллануларга, кешеләрнең урлануларына һәм югалуларына беркем дә диярлек игътибар итми”, ди Пaрсонс.

ПИКны Грузия хөкүмәте финанслый. Эшне оештырып башлап җибәрүгә хөкүмәт 7 миллион доллар күләмендә акча бирде.
XS
SM
MD
LG