Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студентлар Миңнехановка моң-зарларын да сөйләде


Студентлар Миңнехановка моң-зарларын сөйләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:57 0:00
йөкләү

25 декабрьдә Татарстан президенты Казан кирмәнендә дәүләт стипендияләрен алучы студентлар белән очрашты. Протокол нигезендә очрашу тиз генә узар дип көтелсә дә, Рөстәм Миңнеханов “кемнең нәрсә әйтәсе килә сөйләгез, мин тыңлым” диюгә моң-зарын сөйләргә тел

Рөстәм Миңнеханов Казан кирмәнендә Татарстан дәүләт стипендияләрен алган студентлар белән очрашты. Протокол нигезендә очрашу тиз генә узар дип каралса да, Рөстәм Миңнехановның, “кемнең нәрсә әйтәсе килә сөйләгез, мин тыңлыйм”, диюе җыелышны озайтты. Президентка моң-зарын сөйләргә теләүчеләрдән, хәтта чират хасил булды.


Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның бүгенге иртәсе студентлар белән очрашудан башланды. Казан кирмәненә җыелган бу студентлар – Татарстан республикасының дәүләт стипендиясе ияләре. Һәрберсенә 27500 сум акча тапшырылды.

Сөйләшү башында ук президент, үзен бераз гаепле санап, республикада акыллы башларга хөкүмәт тарафыннан игътибар җитеп бетмәвен әйтте.

“Үзебездәге акыллы башларны күрмибез”

“Без түрәләр үзебезне бик акыллы саныйбыз. Чын акыллылар исә, безнең алда. Сезнең һәрберегез үзенчәлекле фикерли. Күптән түгел төзелеш һәм архитектура академиясендә булганда, студентлар миңа күп кенә кызык проектлар сөйләде. Бу әйберләрне хәтта министр үзе дә белми. Чөнки җитәкчелек студентлар белән аралашмый”, ди Рөстәм Миңнеханов.

Читтән акыллы башлар эзләү дә кайчак үзен акламый, ди президент.

“Акыллы башлар эзләп, Сингапур, я булмаса башка илләргә дә барып җитә алабыз. Әмма белгечләрне үзебезнең уку йортларыннан эзләү башка да килми. Безгә ераграк китеп, андагы хәлләргә шаккатырга гына булсын. Соңыннан яхшы белгечләр үзебездә дә булганы ачыклана”, ди президент.

Татарстаннан да галәмгә очарга теләүчеләр бар


Казан дәүләт техника университеты студенты Ярослав Махмеев галәмне өйрәнү өлкәсендә эшли. Быел җәй ул Русиянең космонавтика үзәгендә практика узарга ниятли.

“Быел җәй Русия космонавтика үзәгендә практика узарга насыйп булды. Биредә үз белемемне арттырырга ниятлим. Сәламәтлегем булса, бәлки галәмгә очкан беренче Татарстан космонавты булырга насыйп итәр”, ди ул.

“Рөстәм Нургали улы, проездной белән автобуста йөреп карагыз”


Казанның социаль һәм һуманитар белемнәр институты студентлары исә, узган ел президент белән очрашканда, аңа шәһәр транспортында махсус ташламалар белән йөрү картасын булдыру проекты турында сөйләгән булганнар. Бу очрашуда исә, алар президентка беренче мондый картаны тапшырды.

Президент исә, бу картаны, үз машинасын истә тотып, БМВда ташламалы йөрү, дип шаярды.

Республика башлыгының ярдәмчеләре дә, президиумда утырган Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова да, студентларга президентның вакыты тар булуын аңлатырга тырышты. Әмма республика башлыгы, “кысылмагыз, безнең студентлар белән ачыктан-ачык сөйләшү бара”, диде.

Моң-зар сөйләүчеләр рәтендә Казан ветеринария университеты студенты булды. Аныңча, кеше медицинасы кешене сакласа, ветеринария бөтен кешелекне саклый. Әмма студент бу тармакка игътибар аз булуына борчыла.

Язучылар хәерчелектән интегә

Соңгы чыгыш ясаучы егет исә, күпләрнең кәефен бозды. Рүзәл Мөхәммәтшин техника заманасы турында сөйләгәндә кешенең рухи тормышы онытылуы, күп кенә язучыларның хәерче булып яшәвенә ризасызлыгын белдерде.

“Кешенең рухи дөньясы бар. Кызганыч, бу өлкә гел онытыла. Бүген язучыларның хәле бик авыр. Гонорарлар бик аз. Мондый шартларда иҗат итеп булмый.

Сәнгать әсәрләрен язучылар – тарихны язучылар. Без Болгар чорын Кол Гали әсәрләреннән беләбез. Күпмедер вакыт үткәч, бүгенге халәтне хәзер калкып чыга торган йортларга карап бәяләмәячәкләр. Бүген калган рухи мираска караячаклар. Ә хәерче язучы нәрсә язсын инде? Билгеле, ул үзенең хәерче тормышын яза.

Әлбәттә, бүген конверт, сертификат алу бик күңелле. Әмма моннан да күбрәк мин сезнең белән күрешеп сөйләшүгә шатланам. Сез әйткән сүзегезгә тугры кала торган кешегә охшагансыз. Игътибарсыз калдырмассыз дип ышанам”, диде Рүзәл Мөхәммәтшин.
Студент ясаган рәсем

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов, яшьләр белән мондый очрашулар ешрак булырга тиеш, дигән теләк белдерде. Аның алдында сүз тотучы студентларны ул, Татарстанның киләчәге дип атады. Билгеле, стипендияләр, акчалар алгач, биредәге студентлар азмы-күпме Татарстан президентына рәхмәтле. Сәхнәгә менеп чыгыш ясамаган студентларның күңелендә ни булганын исә, алар алдында яткан кәгазьләргә карап белеп булды.
XS
SM
MD
LG