Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы ТИҮ урыс мәдәниятен генә үстерүгә каршы


Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы узды. Анда төрле мәсьәләләр каралды.

Татар иҗтимагый үзәге утырышында илдә урыс булмаган халыкларга каршы барган сәясәт шактый кызу тикшерелде. Утырышта яңгыраган кайбер фикерләр:

Ансаф Гатауллин: “Русиядә урыс булмаган милләтләргә каршы сәясәт бара. Теләкләре илдә бер генә милләт ясау”.

Вил Латыйпов: “Әйе, күптән түгел Русия президенты парламентларны, сенатны җыеп, урыс мәдәниятен күтәрү кирәклеге турында әйтте. Аның тел төбе буенча, республикалар, милләтләр бетеп, бар да ассимиляцияләнергә тиеш. Безгә моңа каршы мотлак мөрәҗәгать кабул итәргә кирәк.”

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов: “Бөтентатар иҗтимагый үзәге бу уңайдан мөрәҗәгатен кабул итте. Безгә аңа кушылырга гына кирәк”.

Чарада бу уңайдан махсус мөрәҗәгать кабул ителмәде. Әлеге мәсьәләләрнең актуальлеге февральдә Уфада узачак дәүләт шурасы утырышына да бәйле. Анда милли мәсьәләләр тикшереләчәк.

Утырышта Татар иҗтимагый үзәгенең корылтаен үткәрү, структурасын төзү, низамнамәгә үзгәрешләр кертү кебек мәсьәләләр дә каралды.
XS
SM
MD
LG