Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телефоннар арткан саен тавышлары тоныга бара


Татарстанда мобиль телефон элемтәсе тармагында хезмәт күрсәтүдәге җитешсезлекләр халыкны борчыган төп мәсьәләләр арасында урын алган. Әмма мондый проблемнар президентка да кагылган очракта, бу өлкәдә ниндидер чишелеш юллары эзләнә башлый.


Алдынгы технологияләр көннән-көн кеше тормышына ныграк үтеп керә. Әмма кайбер өлкәләрдә бу технологияләрне кулланучыларга тиешенчә хезмәт күрсәтелми.

Бүгенге көндә Татарстанда мобиль телефон кулланучылар саны, республика халкыннан ике мәртәбә артып китте. Әмма шулай булуга карамастан, Татарстанда еш кына кесә телефоны аша өзеклекләр килеп чыккалый. Бу хәл Рөстәм Миңнеханов телефонында да күзәтелә икән.

Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының коллегия утырышында президент үзе Татарстандагы мобиль телефон элемтәсен тәнкыйтьләп чыккан иде. Гадәттәгечә, бу тәнкыйтьләүләрдән соң республикадагы телефон элемтәсе яхшырту өстендә дә “боз кузгалды” дип әйтергә була.

“Элемтә станцияләренең 40%ы искергән”

Бу көннәрдә узган бер җыелышта телефон элемтәсенең ни өчен сыйфатсыз булуның сәбәпләре ачыклана башлады. Татарстан президентының элеккеге матбугат үзәге вәкиле, хәзер исә элемтә, мәгълүматлаштыру технологияләрен күзәтүнең федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Айрат Зарипов сүзләренчә, республикада кесә телефоннары операторлары бишәү: “МТС”, “Мегафон”, “ВымпелКом”, “НСС” һәм “Смартс”.

Республикада бу биш телефон ширкәтенең 3727 база станциясе урнашкан. Ләкин аларның 40%ы искергән, яңартуны көтә. Шулай ук элемтәнең сыйфатын, республикада күпсанлы яңа биналарының калкып чыгуы да начарайта.

Айрат Зарипов сүзләренә караганда, бу операторларның Татарстанда элемтә сыйфатын яхшыртуга юнәлгән инвестиция планнары да юк. Узган ел бу кимчелекләрне бетерү максатыннан мобиль телефон операторларына ярты миллион сум штраф та салынган булган, әмма мондый штрафлар гына элемтә сыйфатын арттырмый күрәсең.

“Элемтәнең сыйфатсыз булуында без үзебез гаепле”


Хәер, Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәйруллин сүзләренчә, элемтәнең сыйфатсыз булуына без үзебез дә гаепле икәнбез. Айрат Хәйруллин бу хәлне күп кенә офисларга репитерлар, ягъни телефон сигналын көчәйтү җиһазлары урнаштырудан күрә.

“Болар үз әбүнәчеләренең сигналын арттырса да, икенчеләрнекен киметә. Әлеге җайланмалар канунсыз һәм алар өстеннән прокуратура тикшерү эше алып бара”, ди ул.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәрләренә караганда, узган ел халыктан, сыйфатсыз элемтә күрсәтүгә берничә дистә генә шикаять килгән булган. Ә инде элемтә сыйфаты буенча яңа төр шикаять белдерүгә сылтама Миңнехановның “Твиттер”дагы битендә урнаштырылганнан соң, бер көн эчендә килгән шикаятьләр саны бер елныкыннан артып киткән.

Ә 24 гыйнвардан башлап Татарстанда мобиль элемтә, кабельле тапшыру һәм интернет элемтәсенең сыйфатын яхшырту максатыннан айлык игълан ителде. Элемтә министрлыгының интернет сәхифәсендә хәзер кайда мобиль телефоны эшләми, шул хакта элемтәчеләрне хәбәрдар итәргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG