Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Алып тауларында йөргәндә, Казанда алыплар туа


Рөстәм Миңнеханов Давоста әңгәмә бирә
Рөстәм Миңнеханов Давоста әңгәмә бирә

Бу атнада Казанда сәяси, иҗтимагый, демографик яктан мөһим вакыйгалар булды. Татарстанның элекке һәм хәзерге президентлары сәяси активлыкта, Казанда алыптай татар егетләре туа.


Казанлы Лилия Мортазова алты килога якын авырлыкта ир бала тапты. Малай гадәти бала киемнәренә сыймый, бер үзенә ике урынлы арба кирәк. Кәрим яки Сәлим булачак Мортазов сау-сәламәт туган. Алай да табиблар шикәр авыруы килеп чыгу ихтималын яшерми. Әмма ана тиешле чаралар күрсә, бернинди авыру да килеп чыкмаска тиеш.

Мәскәүдәге шартлаудан соң Казан калтыранып алды

Бу атнада күпләрнең игътибарын җәлеп иткән, тетрәндергән, хәтта куркыткан вакыйга булып, Мәскәүнең “Домодедово” һава аланындагы шартлау истә калыр, мөгаен. 24 гыйнвар көнне булган шартлауда 35 кеше һәлак булды, 100дән артык кеше яраланды.

Дөрес, әлегә шартлауны террорчылар оештырган дип фаразланса да, бу эштә мөселманнарны ачыктан-ачык гаепләмәделәр. Шулай да Русия пропагандасы астында яшәгән гади халык шартлауны террорчылар, ул да булса чеченнар, кыскасы, кавказлар оештырган дип уйлый.

“Домодедово” һава аланында булган шартлаудан соң, Казан вокзалында, һава аланында күзәтү, тикшерү чаралары бермә-бер көчәйтелде. Шулай да сак өчен җаваплы хезмәткәрләр өстәмә чараларны ачып бетерми. Алар фикеренчә, террорчылар кайбер әйберләрне белми торырга тиеш.

Татарстан Диния нәзарәте дә Мәскәүдә булган шартлауга тискәре мөнәсәбәтен белдерде. Мөфтият мөрәҗәгатендә язылганча, шартлау Русиянең күпмилләтле җәмгыятен тотрыксызландыру өчен оештырылган.

Батырны эзлиләр

Казанда зур җинаятьләр күзәтелмәсә дә, кечкенә тәртип бозулар даими булып тора. 27 гыйнварда Казанның Нокса тыкрыгы янында билгесез ир-ат 10 яшьлек кызга бәйләнә, муенына пычак тери. Бәхеткә, бер егет кызны коткарып кала.

Кыз өенә кайтып, булган вакыйга турында сөйләгәч, Татарстанның эчке эшләр министрлыгы батырлыкны бүләкләү, җинаятьче турында мәгълүмат алу өчен шушы билгесез егетне дә эзли башлады.

Мөхтәсибләр алышына

Бу атнада Татарстан Диния нәзарәтендә барган үзгәрешләр дә җәмәгатьчелек игътибарында булды. Районнарда мөхтәсибләр алышыну, яңа кешеләр килү, мөфтинең кем булуы татар җәмәгатьчелеген уйландыра да, шомландыра да.

Ничек кенә булмасын, яңа мөфти сайлау Татарстан өчен зур җаваплылык. Чөнки ул Татарстан җитәкчеләренә дә, Мәскәү агайларына да ошарга тиеш.

Шулай инде, мөфтиләрне дәүләт куя, дәүләт ала да. Урыс миссионеры Николай Ильминский алымнарын искә алсак, мөфти урыс хакимиятенә якын торырга тиеш кеше инде. Шуңа аны сайлау, берәр шәхескә тукталу тиз генә хәл ителми.

Буа районына яңа мөхтәсиб сайланды. Бу урынга бертавыштан Буа шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин сайланган. Рөстәм хәзрәт 1977 елда Буа районының Әлки авылында туа. 1994 елда Исәк авылының урта мәктәбен тәмамлый. 1994-98 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укый. Ике ел дәвамында Мисырның "Әл-Әзһәр" университетында дини белемен арттыра.

Буаның икенче җәмигъ "Госман" исемендәге мәчеттә икенче имам вазифаларын башкара. 2000 елда Буа шәһәренең "Габделмәлик" исемендәге беренче җәмигъ мәчеттә имам-хатыйб итеп сайлана.

Мөфти урынбасары Вәлиулла Ягъкуб сүзләренчә, Рөстәм Хәйбуллин читтән торып, Буа ветеринария техникумын тәмамлый. Хәзер исә Казан дәүләт технология университетының экономика факультетында укый. Рөстәм хәзрәт "Дөнья вә ахирәт хәзинәләре" исемле вәгазьләр җыентыгын нәшер итә.

“Мәкалә дә яза алмаган хәзрәтләр күп. Ә Рөстәм хәзрәт китабын да чыгарды, Буаның 60 имамы аны мөхтәсиб итеп сайлап һич тә ялгышмаган”, ди Вәлиулла Ягъкуб.

Бу атнада Теләче мөхтәсибен дә вәкаләтләреннән читләштерделәр дигән сүзләр таралды. Мөфтият моны кире кага. Вәлиулла Ягъкуб әйтүенчә, алар бу хәбәрне белми. Ә Буа мөхтәсибе үз теләге белән вәкаләтләрен тапшырды.

Өч ай эчендә Татарстан мөфтие сайланырга тиеш. Әмма әлегә пленум, корылтай үткәрү көннәре билгеле түгел.

Һади Атласи нигезенә кайтты

Тарихчы, дин эшлеклесе, педагог Һади Атласиның 135 еллыгы уңаеннан, аның туган ягы Чүпрәле районы Түбән Чәке авылында искә алу чаралары узды.

Татар зыялылары Атласи нигезенә барып дога кылды, мәктәп диварына истәлек тактасы куйды.

Камал Мәскәүдән кайтты, Гафури Казанга килә

Камал театры Мәскәү сәфәреннән кайтып төште. Театр җитәкчелеге дә, Русия башкаласындагы татар җәмәгатьчелеге дә гастрольләрдән канәгать: алар уңышлы үткән. Шул ук вакытта Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры Казанга килергә җыена. Театр җитәкчесе Хөрмәтулла Үтәшев Казанга килеп, сөйләшүләр үткәрде.

Камал театры мөдире Шамил Закиров хәбәр итүенчә, башкорт театры гастрольләре 14-21 март көннәрендә Камал театрында узачак.

Октябрь аенда Камал театры да Уфага иҗади сәфәргә барды. Шамил Закиров соңгы елларда ике республика арасында булган сәяси каршылык бетеп килә дигән фикердә. Бу гастрольләр мәдәни багланышларны тагын да үстерәчәк.

Гафури театры Зәки Вәлиди турындагы яңа спектакльне дә алып килергә җыена.

Шәймиев Кирсан Илюмжиновның да киңәшчесе булды

Татарстанның дәүләт киңәшчесе, элекке президент Миңтимер Шәймиев халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) президенты Кирсан Илюмжиновның да киңәшчесе итеп билгеләнде.

Шәймиев, киңәшче буларак, 3-27 майда Казанда үтәчәк шахмат ярышлары өчен җаваплы. Үзе белдерүенчә, ул кулыннан килгәнне барысын да эшләргә әзер.

“Акыллы шахмат уены мине гомер буе озата килде”, ди Шәймиев.

Миңнеханов Швейцариядә


Элекке президент Миңтимер Шәймиев Кирсан Илюмжинов киңәшчесе булып алганда, Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Давос шәһәрендә икътисадка багышланган 41нче халыкара җыенда катнашып йөрде.

Татарстан ягыннан форумда Миңнеханов белән “КамАЗ” җитәкчесе Сергей Когогин, “Татнефть” директоры Шәфәгать Тәхәветдинов барды.

Татарстан президенты икътисади җыен кысаларында “Кока-Кола” компаниясе җитәкчелеге белән очрашу үткәрде. Рөстәм Миңнеханов “Кока-Кола”ны 2013 елда Казанда узачак Универсиада вакытында партнер итәргә тели.

Шулай ук президент Һиндстанның “Кадила” фармацевтика ширкәте белән сөйләшү алып барган. Сүз ике арада хезмәттәшлек булдыру турында булган.

Шулай итеп, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Алып (Альп) таулары янында йөрде, ә Казанда ул арада алыптай татар егетләре туды.
XS
SM
MD
LG