Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Домодедово”да һәлак булганнарны җирлиләр


Бүген Мәскәүдә сишәмбе көнне “Домодедово” һава аланында булган террор һөҗүмендә һәлак булганнарны җирлиләр. Хөкүмәт аларны соңгы юлга озатуны “Ритуал” исемле оешмага кушкан. Һәр җәназаны оештыруга хакимиятләр 40 мең сум бүлеп бирде. Корбаннарның гаиләләренә ике миллиард сум күләмендә акча түләнәчәк.

Һөҗүмдә яраланган кешеләргә дә компенсация түләнәчәк. Дубровкадагы театр үзәгендә булган террор гамәленнән аермалы буларак, бу юлы акчалар Русия һәм чит ил ватандашларына түләнәчәк. Дубровка вакытында зыян күргән чит ил ватандашларына акча түләү Русия кануннарында каралмаган, дип аңлатылган иде.

“Домодедово” һава аланында булган һөҗүмдә яраланган 129 кеше бүген дә хастаханәләрдә кала. Аларның 17сенең хәле аеруча авыр, дип хәбәр ителә.

Террор һөҗүмендә 35 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG