Accessibility links

Башкортстанда Такташ белән Тукайны искә алалар


Һади Такташ (1901-1931)
Һади Такташ (1901-1931)

Башкортстанның Бүздәк районындагы Килем исемле данлыклы татар авылында күренекле татар шагыйре Һади Такташ хөрмәтенә хәтер кичәсе оештырылды. Бу матур чара талантлы әдипнең тууына 110 ел тулуга багышлап үткәрелде.


Бәйрәмне шушы авылдагы республика татар тарихи-мәдәни үзәге оештырды һәм анда Килем халкы гына түгел, ә күрше-тирәдәге авылларда яшәүче милләттәшләребез дә ихлас катнашты. Бәйрәм булган көнне бар җирдә җыр-моң яңгырап торды, йолаларыбыз искә төшерелде. Ә авыл мәдәният йортында оештырылган кичәдә Һади Такташның шигырьләре яңгырады, аның хакында мәгълүматлар бирелде.

Бу көннәрдә Һади Такташны Уфада да искә алалар. Башкортстан дәүләт университетында һәм Башкортстан дәүләт педагогия университетында талиплар күренекле шагыйрьнең 110 еллыгына багышлап махсус кичәләр әзерли. Программада әдипнең тормыш һәм иҗат юлы хакында чыгышлар, аның шигырьләрен уку һәм сәләтле талипларның җыр-биюләре каралган.

Һади Такташка багышланган кичә Уфадагы 84нче санлы татар гимназиясендә киләсе атнада оештырыла. Анда да татар балалары бай мәдәни программа әзерли. Ә Уфаның 65нче санлы татар гимназиясендә февраль азагында үтәчәк татар теле һәм әдәбияты атналыгына әзерлек башланган.

Бу атналык атаклы әдип Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышлана. Ул чараны әзерләү өчен җаваплы итеп гимназиянең татар теле мөгаллимәсе, башкаланың Орджоникидзе районындагы татар якшәмбе мәктәбе мөдире Лилия Фәткуллина тәгаенләнгән.

“Тукайны искә алуга татар теле атналыгы дәвамында бик күп чаралар каралган. Анда югары уку йортларының татар талиплары да киләчәк”, ди Лилия Фәткуллина. Аның әйтүенчә, татар теле һәм әдәбияты атналыгына киләчәк республика татар милли оешмалары вәкилләре бу чараларда катнашучыларга бүләкләрен дә әзерли.
XS
SM
MD
LG