Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда билгесез дөнья чемпионаты бара


Татарстанда туплы хоккейдан дөнья беренчелеге инде ахырына якынлашып килсә дә, Казан халкы бу ярыштан бик хәбәрдар түгел.


Татарстан башкаласы мондый зур ярышны инде икенче тапкыр оештыра. Әмма монысында ярышлар ике боз мәйданында – “Хезмәт резервлары” һәм “Ракета” стадионнарында “А” һәм “В” төркемнәренә бүленеп уздырыла. Уеннарны Русия һәм чит илләрдән күп санда журналистлар күзәтеп барса да, матчларны карарга Казан кешеләре бик килми. Уеннар тамашачысыз кырларда уза.

Кайберәүләр моның сәбәбен бу спорт төренең бик популяр булмавына бәйләп күрсәтә. Белгечләр халыкны спорт ярышларына җәлеп итү өчен дәүләт сәясәте алып бару кирәклеге турында белдерә.

Казан яшьләре дөнья чемпионаты баруын белми

Башкала халкы белән уздырылган сорашулар күрсәткәнчә, яшьләрнең күпчелеге бу көннәрдә мондый чемпионатның уздырылуыннан бөтенләй хәбәрсез икән.

Спорт белгече Атлас Гафиятов, халыкның дөнья чемпионаты кебек зур ярышларга да йөрмәвенең сәбәпләрен тирәннәнрәк эзләргә кирәк, ди.

“Туплы хоккей Европада бенди дип атала. Бездә урыс хоккее дип тә йөртәләр. Аны бөтен дөньяда популяр спорт төре дип әйтмәс идем. Бу спорт төре белән унлап ил шөгыльләнәдер инде.

Беренчедән, бу спорт төре бик популяр түгел. Икенчедән, безнең халык спорт ярышларына йөрүдә бик иркә. Бездә бит такым уеннары бик күп. Кеше телевизордан карауны өстенрәк күрә. Аннары соңгы көннәрдә сәяси вакыйгалар да шактый булды. Шул бәлки тәэсир иткәндер”, ди ул.

“Ярыш тамашалары комплекслы эшләнергә тиеш”


“Ләкин шулай да, Татарстанда популяр булмаган бу спорт төреннән чемпионатны уздыру кирәк түгел дип әйтмәс идем, анысы. Казан спорт буенча Русиядә беренче шәһәргә әйләнә бара. Бу инде безне берьяктан, әлбәттә, шатландырырга тиеш.

Ләкин икенче яктан күпме акчалар тотылганын беркем дә санамый һәм белми дә. Бу урында такым спортларын гына түгел, татарча көрәшне дә алып карарга була. Без инде Универсиадага дип татарча көрәш сарае салып куйдык. Анда да тамашачылар бик күп килә дип әйтмәс идем. Моның сәбәпләрен эчтәнрәк эзләргә кирәктер.

Мәсәлән, оештыра белү җитми. Аңа нәрсә керә? Иң беренчесе – әлбәттә, реклама. Ә ул реклама нәрсәдән тора? Менә мин 90нчы елларны хәтерлим әле. Әйтик, ул елларда үзәк стадионда 30 август – республика көнендә спорт фестивальләре уздыра башлаган идек. 25 мең кеше сыешлы стадион тула иде бит. Аннан соң әкрен генә кими башлады.

Ул вакытта анда лотерея уеннары да уздырыла иде. Аннан соң концерт номерлары да оештырылды. Салаватлар, Илһам абыйлар чыгыш ясый иде. Менә шундый әйберләр оештырырга кирәк монда да.

Татарча көрәш буенча узган ел хәтта дөнья чемпионаты уздырдык. Анда да көрәш сарае тулмады. Шул 200-300 тамашачы булды.

Дәүләт сәясәте булмаса, бернәрсә дә була алмый. Бу эшләр комплекслы алып барылырга тиеш. Ярар халык “Ак Барс”ка, “Рубин”га бераз йөри инде. Әмма “Уникс”, “Зенит”ка йөрүчеләр аз", ди Атлас Гафиятов.

“Татарстан спорт такымнарында татар уенчылары юк”


Спорт белгече Атлас Гафиятов тамашачы килмәүнең сәбәбен такымнарда татар, яки татарстан уенчыларының аз булуыннан да күрә.

“Ник спорт матчларына халык йөрми соң? Чөнки безнең такымнарда татар уенчылары юк. Яисә Казанда һәм башка шәһәрләребездә үскән урыс малайлары да юк. Менә шул ягын да уйларга кирәк.

Әйтик, бу көннәрдә Казанда узучы чемпионатта чыгыш ясаучы Русия җыелма такымында милләте белән татар яисә Татарстанннан булган бер уенчы да юк.

Әле менә “Татарстан яшьләре” газетында Ринат Шәмсутов исемле бер уенчы хакында язып чыктым. Аңа 37 яшь. Ул үзе Швециядә дә уйнап кайтты. Бер дигән уенчы, татар егете. Аның әнисе чыгышы белән Балтач районыннан, үзе Свердлау өлкәсендә туган.

Русия җыелма такымының элеккеге тренеры Владимир Янко хәзер эшләгән булса, аны такымга алган булыр иде, ә Фирсов аны чакырмады. Шәмсутов кебек мисаллар бик күп бит. Бәлки яшьрәкләрне күрергә теләгәндер, анысы минем эшем түгел – кемнәрне алу кемнәрне алмау.

Бу татар егете чемпионатта менә дигән уйнар иде. 2005 елда Казанның меңъеллыгына монда дөнья чемпионаты булган иде. Һәм ул Русия җыелмасын финалга чыгарды. Финнарга 1:2 исәбе белән оттырып барганда, шул егет 2 туп кертеп 3:2 исәбе ясап, Русиягә җиңү китерде. 37 яшендә булса да, әле дә менә дигән уйный. Аның паспортына карамаска кирәк. Бу – әле бер генә мисал.

Быелгы чемпионатта Русия җыелмасында берәр татар уенчысы алынган булса, бу уеннарны карарга халык та күбрәк килгән булыр иде”, ди ул.

“Саннан сыйфат килеп чыга”

Атлас Гафиятов шулай ук спортның матди ягына тукталды:

“Үрнәккә кытайларны гына алыйк. Алар үткән Олимпиадада бар илне артта калдырды. Алар бу уңышка ничек иреште соң?

Кытайлар спортта әзерләнүдә безнең элеккеге системаны гына алдылар. Һәм безне җиңделәр. Безгә элеккеге системага кайтырга кирәк. Тренерларны чит илләргә җибәрмәскә, аларга әйбәтләп түләргә кирәк. Спортчыларга да шартлар тудырырга кирәк.

Бездә теләсә кайсы бала, теләсә кайсы спорт залына кереп шөгыльләнергә тиеш. Һәм сыйфат булачак. Саннан сыйфат килеп чыга бит инде”, диде ул.
Туплы хоккей Русия җыелма такымының ярымсакчысы Александр Тюкавин Бауман урамында

Шунысын да әйтергә кирәк: 29 гыйнвар көнне Русия җыелма такымы иң зур көндәше Швеция такымы белән ярымфиналда очрашачак. Икенче ярымфиналда исә Казакъстан белән Финляндия җыелма такымнары көч сынашачак.

Русия җыелма такымы 19 тапкыр дөнья чемпионы исемен алган булса да, соңгы 2 елда әлеге уңышка ирешә алганы юк. Яңа дөнья чемпионының исеме 30 гыйнвардагы финалда билгеле булачак.
XS
SM
MD
LG