Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (9)


Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсе шәкертләре, 1907
Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсе шәкертләре, 1907

Белем дәрәҗәсе һәм җәмәгать оешмалары

1917 елгы инкыйлабка кадәр Русия мөселманнары гадәттә мәктәп-мәдрәсәләрдә белем алган. Мондый тәртип урыс мәгариф корылышыннан бөтенләй аерым булган хәлдә, нигездә дини белем алуны тәэмин иткән. Шул сәбәпле, урыс хөкүмәте, урыс авторлары, хәтта совет чорының бер төркем белгечләре мәктәп-мәдрәсәдә белем алганнарны танымаган, аларны белемсезләр сафына керткән.

Асылда, бу дөрес түгел, чөнки шәкертләр ана телләрендә яхшы белем алган, укый һәм яза белгәннәр. Билгеле, мәктәп-мәдрәсәләр челтәре ислам дине белән бик нык бәйле булган. Гомумән, ислам Идел-Урал төбәге төрки халыкларының (христиан чуашлар белән көчләп чукындырылган керәшеннәрне исәпкә алмаганда) тормышында һәм мәдәниятендә мөһим урын алып торган.

Исламның роле

Шиһәбетдин Мәрҗәни (1818-1889)
Ислам дине Идел-Урал киңлекләрендә бик борын заманда тарала. Танылган дин галиме һәм тарихчы Шиһәбетдин Мәрҗәни (1818-1889) "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" исемле ике томлы мәшһүр әсәрендә җирле болгар төркиләренең исламны Габбаси хәлифәсе Әл-Мәэмун заманында кабул итүләрен яза.

Атаклы шәркыятьчеләр И.Маркварт, В.Бартольд, А.Якубовский һәм А.Халиков та ислам дине Болгар иленә Урта Азия аркылы IX йөзнең беренче яртысында килеп кергән дигән фикердә торган. Урыслар христианлыкны (989 елда) рәсми диннәре итеп кабул иткәнгә кадәр якынча 70 ел элек ислам Болгар төрекләре дәүләтенең рәсми дине булган.

Русия Федерациясенең Аурупа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе һәм мөфти Тәлгать Таҗетдин әйтүенә караганда, болгар ханы Алмас (Алмыш) һиҗричә 310 елның 16 мөхәррәмдә (922 ел) ислам динен кабул иткән. Нәтиҗәдә, ислам Идел-Урал төбәге халкының төп дине һәм тормышының аерылгысыз өлеше хәленә килгән, Алтын Урда (1238-1502) һәм Казан ханлыгы (1473-1552) чорларында исә иң югары ноктасына ирешкән.

Рус явы нәтиҗәләре

Явыз Иван (Иван IV) гаскәре тарафыннан басып алынганнан соң, Казан ханлыгы халкы һәм аның ислам дине зур бәхетсезлеккә тарый. Мәскәү кенәзе халыкны асу-кисү белән генә чикләнми, бөтен мөселман биналарын (мәчетләр, мәктәпләр, мәдрәсәләр, китапханәләр һ.б.) җир белән тигезли, мөселман халкының зур өлешен сөрдерә.

Яуның 15нче елында (1567) Казан тирәсендәге 206 авылдан һәм 60 эре биләмәдән мөселманнар куыла, алар урынына урыслар күчереп утыртыла. Әгәр Казан алынганга кадәр анда 40 мең кеше яшәсә, 1567 елда бу сан 5 меңгә кала. Урыс дәүләте православие чиркәве тарафыннан мөселманннарны 200 ел дәвамында алып барылган изү сәясәтен һәрвакыт яклаган. Бу сәясәтнең бер юнәлеше – көчләп чукындыру. Православие чиркәве шул ысулларны куллануны XIX гасырның икенче яртысына кадәр дәвам иттергән.

Патша хакимияте, мөселманнарны көчләп чукындыру белән беррәттән, гыйбадәтханәләрне юк итүне дә чит күрмәгән. 1756 елда Казан губернасында 536 мәчетнең 418е, Тубыл губернасында 113 мәчетнең 15е һәм Әстерхан губернасында 40 мәчетнең 29ы хакимият тарафыннан җимерелә. 1759 елга кадәр Идел буе мөселманнарына мәчет ачарга рөхсәт бирелмәгән.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG