Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 – Башкортстанда милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү елы


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

2 февраль Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов милли җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Анда ул агымдагы елның “милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү елы” дип игълан ителүен ирештерде.

Декабрь аенда интернет-блогерлар белән очрашуда президент Рөстәм Хәмитов: “Алдагы ел мәдәният елы булачак” дип ышандырган иде. Хәзер исә мәдәният елының 2012 елга күчерелүен ирештерәләр.

2 февраль узган очрашуда татар җәмәгатьчелек оешмаларыннан ике вәкил катнашты: Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов һәм Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры, “Ватаным” оешмасы рәисе Раил Әсәдуллин.

Очрашуда президент: “Халыклар гаделсезлекне, хакимият белән уртак тел таба алмау, тел һәм мәдәният үсеше өчен шартлар булмауны бик авыр кичерә”, дип белдерде. Аның сүзләренчә, әгәр җәмгыять гадел һәм позитив булса, халык хакимияткә ышанса, ул очракта милли каршылыкларга урын калмый.

Очрашуда милли мәсьәләләр буенча җәмәгатьчелек пулаты төзергә карар ителде.

Әйткәндәй, февральдә Уфада Русия Дәүләт шурасының милли мәсьәләләргә багышланган утырышы була. Аның төгәл көне әлегә билгеле түгел. Ул якынча 11-12 февраль булуы ихтимал дип көтелә.

Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин сүзләренчә, Рөстәм Хәмитов уздырган очрашу Дәүләт шурасы утырышы алдыннан бер эш күрсәтү, республикада милли проблемаларга игътибар зур дигән фикер тудыру өчен генә үткәрелде.
XS
SM
MD
LG