Accessibility links

Кайнар хәбәр

Доку Умаров Идел-Уралны Кавказ әмирлегенә кушты


Урыс карагруһлары һәм рәсми Мәскәү Татарстаннан "Казан өлкәсе"н ясарга теләсә, радикал исламчылар анда "Идел-Урал вилаяте"н күрә. Чечен каршылыгы җитәкчесе соңгы белдерүендә игътибарын Идел-Урал мөселманнарына да юнәлтте. Ул узган атнада Кавказ әмирлегендә Идел-Урал вилаятен булдыру турында фәрман чыгарды.

Чечен сугышчылары башлыкларының берсе Доку Умаров тарафдарлары элегрәк Кавказ әмирлегенә Дагыстан, Чечня, Ингуш, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс республикалары җирләре керә дип игълан иткән булса, берничә көн элек алар инде моңа Идел-Уралны да өстәде.

Әйтергә кирәк, бу хакта сүз моннан бер ел элек башланган иде. 2010 елның февралендә ясаган видео мөрәҗәгатендә Доку Умаров, Төньяк Кавказдан тыш, шулай ук Краснодар крае, Әстерхан һәм Идел буен да “азат итәргә” вәгъдә итте. Азат итү дигәндә, монда сүз Русия хакимиятеннән арыну турында бара. Чөнки алар бу җирләр Мәскәү тарафыннан идарә ителмәскә тиеш дип саный.

Чынлыкта Кавказ әмирлеге үзе бернинди җирләрне контрольдә тотмаса да, Төньяк Кавказ республика тауларында әмирлекнең кораллы көчләре һаман да бар. Соңгы кайбер вакыйгалар Кавказдагы радикал көчләрнең чыннан да Идел-Урал төбәкләре белән кызыксына башлавына ишарә итә.

2010 елның сәер вакыйгалары


Мисал өчен, узган елның мартында Башкортстанның Октябрьски районында Русия иминлек көчләренең күләмле махсус чара үткәрүе, шуның барышында берничә кораллы исламчыны үтерүе билгеле булды. Федераллар моны, кибетләр талаган гади бандитлар белән көрәшү дип аңлатты.

Бераз соңрак “Башкорт әмире” кушаматы белән билгеле булган ингуш Бәшир Плиев тоткарланды. Ул шул төркемнең башлыгы дип әйтелде. Аларны Идел буе федераль бүлгесендә терактлар әзерләүдә гаепләделәр. Ингушетиядә туган Плиевның заманында Шамил Басаевка якын торган аеруча куркынычлы җинаятьче булганлыгы да белдерелде.

Җәй көнне Башкортстанның күп еллар президенты булып торган Мортаза Рәхимов эшеннән алынды. Кайбер күзәтүчеләр моны да Октябрьски вагыйгаларына бәйләде - Рәхимовның радикал исламчыларга каршы тиешле көрәш алып бармавы Мәскәүнең сабырлыгын тәмам бетерде.

Көз көнне исә Татарстанның Норлат районы вакыйгалары да зур шау-шу тудырды. Милициягә каршылык күрсәткән һәм 500-ләп милиция гаскәре катнашында атып үтерелгән өч мөселман егетен Татарстанның кайбер дин әһелләре Кавказ пропагандасы корбаннары дип атады.

Бу юлы эшеннән Татарстан мөфтие китәргә мәҗбүр булды. Федераллар да, аларның Казандагы тарафдарлары да Госман Исхакыйны радикал карашларга тиешле каршылык күрсәтмәүдә гаепләде.

Татарстанда җиһадка тартым кешеләр аз

Журналист Андрей Бабицкий, Русиядә исламга басым көчәйгәч, мөселман яшьләре “идән астына” китеп радикальләшә башлады һәм алар Кавказдагы кардәшләрен дә якларга әзер булуын күрсәтә дип саный. Моңа мисал итеп, ул алда әйтеп узылган вакыйгаларны китерә. Аның сүзләренчә, кайбер радикал тарафларга бу файдага гына. Ник дигәндә, Кавказ әмирлегенең үз мохитенә күбрәк җирләрне тартуы - аларның төп максатларыннан берсе булып тора.

“Чөнки бу очракта Русия хакимияте белән көрәшү җиңелрәк була. Кавказ әмирлегенең Татарстан, Башкортстанны тартуы аңлашыла, инде Ельцин заманында ук анда ислам оешмалары төзелә килде”, ди ул.

Шул ук вакытта ул Татарстан һәм Башкортстанда җиһадка тартым кешеләр бик аз дип саный. Һәм ниндидер зур төркемнәрнең моңа кушылуына шикләнеп карый. Әмма Бабицкий шулай да террор сугышы куркынычы барлыгын әйтә.

“Чөнки аны оештыру өчен күп кеше кирәкми”, ди ул.

Кавказдан Идел-Уралга таба

Күптән түгел Мәскәүнең “Домодедово” һава аланындагы шартлаудан соң ФСБ утырышында Русия президенты Дмитрий Медведев Универсиада сәбәпле, Казанга да террор куркынычы янарга мөмкинлеген әйткән иде.

Бу “Домодедово”дагы терактта “Ногай җәмәгате” радикал ислам оешмасы вәкилләре катнашлыгы булуы әйтелде. Кавказ әмирлегенә кергән мондый үзәкләр хәзер үрчи бара. Шуларның берсе – “Болгар-Уйгыр җәмәгате” оешмасына Татарстан һәм Башкортстан егетләренең дә барып кайтулары әйтелә.

“Кавказ әмирлегенең соңгы белдерүе әлегә бары тик игътибар җәлеп итү өчен генә ясалган кебек. Ләкин тотрыксызлыкның Кавказдан яңа төбәкләргә җәелү куркынычы чыннан да бар”, ди Төньяк Кавказдагы хәлләрне яхшы белгән Бабицкий.
XS
SM
MD
LG