Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда азык-төлек бәяләре күрелмәгән дәрәҗәгә җитте


Бу ел башында дөньяда азык-төлек бәяләре моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелгән.

Бу турыда БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы хәбәр итә.

2008 елда азык-төлек бәяләренең ул чакта иң югары дәрәҗәгә күтәрелүе кайбер үсеп килүче илләрдә чуалышларга китергән иде.

БМО оешмасы белдерүенчә, азык төлек бәяләре инде рәттән 7 ай буе күтәрелеп килгән һәм бу арту якын араларда дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG