Accessibility links

“Әфьюнлы татар”


Новокузнецки шәһәре интернет-сәхифәсендә чыккан мәкалә
Новокузнецки шәһәре интернет-сәхифәсендә чыккан мәкалә

Кемерово өлкәсендә наркотик белән тотылганнар рус булмаса, милләтенә басым ясап күрсәтү гадәти күренешкә әйләнгән.

Русиядә наркотиклар әйләнешен контрольдә тотучы хезмәтнең Кемерово өлкәсендәге бүлеге өчен татарлар икенче сорттагы милләтләр исемлегендә, мөгаен. Алар өчен татарлар турында нәрсә әйтсәң дә яраган кебек.

Ник дигәндә, сишәмбе көнне Мәскәү вакыты белән сәгать тугызлар тирәсендә Кемерово өлкәсенең Новокузнецки шәһәренең “Яңалыклар шәһәре” сәхифәсендә “Әфьюнлы татар” (“Татарин с марихуаной”) дигән мәкалә дөнья күрә.

Язмада Кемерово шәһәрендә наркоконтроль хезмәткәрләренең ике кешене бер-бер артлы әфьюн белән тоткарлавы турында хәбәр ителә. Беренче тоткарланучының Кемерово шәһәрендә яшәүче эшсез һәм милләте татар булуы турында әлеге хәбәрнең башында ук әйтелә.

Әмма наркотик белән тоткарланган икенче берәүнең кайсы милләттән булуы турында ләм-мим. Аның шул ук урамда тоткарланган булуы турында гына әйтелә.

“Яңалыклар шәһәре” баш мөхәррире Лариса Акопова “Азатлык” радиосына үзләренең бер генә мыскал да гаепләре булмавын әйтте. Наркоконтроль хезмәте аларга ничек бирә, сәхифәгә әз генә дә үзгәртмичә эләләр икән.

“Минем үземә дә бу язма бик ошап бетмәде. Чөнки татар булуы ассызыкланган иде. Татарлар ул гына түгел бит. Әйдәгез, алай булса, икенче тоткарланучының да милләтен күрсәтик. Күрәсезме, монда күпме комментар язылган. Без әлеге пресс-релизны алганда, үзебез дә аптырашта калган идек”, дип белдерде Акопова.

Әмма шул ук минутта әлеге язманы наркоконтроль рөхсәтеннән башка үзгәртә алмаячаклары да ачыкланды. Икенче берәүнең нинди милләттән булуын мин белмим шул, диде Акопова.

Кемерово өлкәсендәге наркоконтроль бүлегенең матбугат хезмәте корреспонденты Яна Егорова сүзләренчә, әфьюн белән тоткарланучылар турында мәгълүмат биргәндә милләтенә басым ясау алар өчен гадәти бер күренешкә әйләнгән.

“Без гадәттә Кыргызстанда туган кыргызлар турында әйтеп китәбез. Гадәти хәл дип кабул итәбез”, ди Егорова.

Алия Сабирова
“Үзебез” хәрәкәтенең координаторы Алия Сабирова “Әфьюнлы татар” язмасын журналист әхлагын чәлпәрәмә китереп, санга сукмау дип саный.

“Сәхифәдә исеменә үк шундый әйбер чыкканны күргәнем юк иде. Мәкалә эчендә “кавказский террорист” дип, я булмаса башка төрле язсалар, анысы үтеп китә инде. “Татарин с марихуной” дип, татарларны наркотиклар белән бәйләп күрсәтү җанга тия. Гомумән, журналист этикасы нигезендә ул аны чыгарырга тиеш түгел иде”, ди Сабирова. Әлеге язманы ул беренче күреп ала.

Мәкалә эленгәч, форумда “Сез анда нишләп ятасыз, нигә монда милләт?”, “Администратор, син чыннан да ахмак мәллә?”, “Нигә икенчесенең милләтен күрсәтмисез?” дигән һәм башка фикерләр дә пәйда булды.

Икенчесенең милләтенә килгәндә, Егорова сүзләренчә, журналистның кыскалыкта осталык принцибына тугрылыклы булып, күп урынны алыр дип, күрсәтеп тормаганнар.

“Икенчесе – милләте белән рус. Язманы кыска итү өчен без наркотикны кулга төшерүгә генә басым ясадык. Аның яшь егет булуын гына әйттек”, ди Егорова.

Егорова әйтүенчә, рус милләтеннән дип язу мәкаләне бер яктан бик озынайтса, икенче яктан, милләте түгел, ә җинаять кылуы гына әһәмиятле икән.

Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 30 минутларда әлеге мәкаләнең исеме “Зур күләмдә әфьюн тоткарланды” (“Изъята марихуана в крупном размере”) дип үзгәртелгән иде. Чөнки Татарстаннан "Азатлык" радиосыннан кала да шалтыратулар күп булган. Ә форум шул килеш үзгәрешсез калган.
XS
SM
MD
LG