Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан Казаннан гыйлем эсти


Канат Садыйков (с) һәм Альберт Гыйльметдинов (у) ике республика арасында хезмәттәшлек килешүен имзалады.
Канат Садыйков (с) һәм Альберт Гыйльметдинов (у) ике республика арасында хезмәттәшлек килешүен имзалады.

Татарстан белән Кыргызстан республикалары мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк. Казанга килгән Кыргызстан фән-мәгариф министрлыгы делегациясе белән Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләренең очрашуы вакытында бу турыда килешүгә кул куелды.


Кыргызстан мәгариф һәм фән министры Канат Садыйков белән Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов арасында кул куелган килешү нигезендә, Кыргызстанның Кант шәһәрендә Казан дәүләт технология университетының филиалы ачылачак.

Моның белән беррәттән, алга таба ике республика арасында студентлар алмашу, башка югары уку йортларының да үзара хезмәттәшлек итүләре булдырылачак.
Очрашу барышында

Хәер, бүгенге көндә Татарстан югары уку йортларында йөзгә якын Кыргызстан студенты белем ала инде. Алга таба аларның саны тагын да артырга мөмкин. Бу турыда Кыргызстан мәгариф һәм фән министры Канат Садыйков белдерде.

"Татарстанга килүнең максаты – ике республика арасында белем бирү системындагы хезмәттәшлекне арттыру, безнең өчен бигрәк тә химия-технология тармагы кызыклы", ди Кыргызстан министры.

Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, республикада югары уку йортларының белем бирү системы бик көчле һәм чит илләр белән хезмәттәшлек итү аларга тагын да зур мөмкинлекләр ача.

“Кыргызстан Татарстан өчен җитди партнер”

"Кыргызстан делегациясе белән уздырылган сөйләшүләр нәтиҗәсендә Казан технология университеты анда үзенең филиалын ачачак. Ул филиалда кыргыз студентларына башлангыч һәм урта һөнәри белемне биреп, Казанда югары белем бирергә телибез.

Кунаклар шулай ук Казан техник, Казан федераль университеты, архитектура-төзелеш университетлары белән дә кызыксыналар. Һәрбер университет үз элемтәләрен урнаштыра.
Килешүдән соң бүләкләр алмашу

Безнең өчен Кыргызстан – бик җитди партнер. Чит республикалар белән бергәләп мәгариф системын үстерергә кирәк", ди Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов.

Кыргызстан делегациясе белән 7 февраль көнне премьер-министр Илдар Халиков һәм Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары да очрашкан иде. Сөйләшүләр барышында ике республика арасында яшьләр сәясәте, студентларның төзелеш отрядларын алмашу, тәҗрибә уртаклашу өлкәсендә килешүләр төзелде.
XS
SM
MD
LG