Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан президентлыгына намзәт булу өчен телдән имтихан бирү шарт


Казакъстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе белдерүенчә, президентлыкка намзәтләр өчен казакъ теле имтиханы шартлары кырыслатыла.

Куандык Торганкулов сүзләренә караганда, имтиханны махсус билгеләнгән лингвистик комиссия кабул итәчәк. Намзәтләр сайланган бер темага инша язарга, текст укырга һәм комиссия кушкан бер темага 15 минутлык нотык тотарга тиеш булачак. Имтихан вакытында үзәк сайлау комиссия вәкиле дә булачак.

Яңа тәртип нигезендә, намзәт булу хокукын алу өчен имтиханда бер генә хәреф хатасы һәм бер стилистик хата ясарга ярый, диде лингвистик комиссиясе әгъзасе Фәүзия Оразбаева.

Бүген имтихан тоткан беренче бәйсез намзәт Уалыхан Кайсаров ике битлек иншада 28 хата ясавы сәбәпле президентлыкка намзәт итеп теркәлә алмады.

"Кайсаров президент урыны өчен көрәштән төшеп калды, комиссиянең бу карары кабат тикшерелмиячәк", диде комиссия сәркәтибе Бәхет Мелдешев.

45 яшьлек Кайсаров үзе бу карарның сәяси булуын белдерде. Парламентның элекке депутаты соңгы елларда илнең хәзерге җитәкчелеген тәнкыйтьләп килгән иде.

Илнең хәзерге президенты Нурсолтан Назарбаев сайлауны вакытыннан алда, 3 апрельгә билгеләде. Оппозиция тавыш бирүгә әзерләнүгә вакыт аз калуга зарланып, халыкны сайлауда катнашмаска чакырды.

Оппозициядәге теркәлмәгән “Алга” фиркасе башлыгы Владимир Козлов казакъча начар белүе сәбәпле сайлауда катнашмаячагын белдерде.
XS
SM
MD
LG