Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барнаулдан ике студентка сәяси нәфрәт өчен 7 ел төрмә яный


Барнаул эчке эшләр идарәсе Данил Малышкин һәм Сергей Сандинга каршы җинаять эше ачты. Студентлар социаль һәм сәяси нәфрәт тудыруда шикләнелә.

Яшьләр медицина үзәгенең рекламасында сүрәтләнгән йогышлы җенси авыруларга китергән микроблар янына Медведев, Путин, Жириновский, Зюганов һәм Алтай крае губернаторы Александр Карлин рәсемнәрен урнаштырып “Болар сиңа юлдашмы?” дигән шигарь белән урам җыены оештырган.

Студентларга җиде елга кадәр төрмә җәзасы яный. Алар урам җыенында кулга алынып берничә сәгать экстремизмга каршы көрәш бүлегендә утырып, шәһәрдән китмәү турында гариза язып чыккан.

Милициядә студентларның берсенең астма авыруы көчәйгән, әмма аның янына ата-аналары кертелмәгән.

Малышкин һәм Сандин фатирлары тикшерелгән, компьютер һәм китаплар алынган.
XS
SM
MD
LG