Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең иң начар юллары Казанда


Казанның Жуковский урамындагы ике яклы машина юлы бер яклыга әйләнеп бара
Казанның Жуковский урамындагы ике яклы машина юлы бер яклыга әйләнеп бара

Казан юллары кеше иминлеге өчен куркыныч тудыра. Русия төбәк-шәһәрләрендә уздырылган тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Казан юл иминлеге ягыннан Русиянең 25 төбәге арасында иң ахыргы урынны били.


Башкаладагы юлларның чисталыгы машина йөртүчеләр белән беррәттән җәяүлеләрне дә борчый. Бигрәк тә кар ява башлагач, юлларда йөрү авырая. Казанда бүгенге көндә төп урамнар кардан бераз чистартыла башласа да, шәһәрнең үзәктән читтәрәк урнашкан урамнары һаман да кар эчендә кала бирә.

Бер караганда салымны бар кеше дә түли бит. Алай гына да түгел җир салымы өчләтә кыйбатрак салына. Шәһәр башлыгы моңа уңай караса да, гади халыкта зур салым түләү канәгатьсезлек тудыра. Түрәләрнең бер җыелышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бу хәлгә карата үз ризасызлыгын белдергән иде.

Башкаладагы юлларның чистартылмавын, гомумән начар торышта булуын бу көннәрдә “Русия юлларының иминлеге өчен” регионара иҗтимагый үзәк биргән мәгълүмат та яхшы күрсәтте. Әлеге үзәк Русия юлларының сыйфатын билгеләгән тикшерүнең нәтиҗәләрен бастырып чыгарды.
Казанда машина юлы гына түгел, җәяүленеке дә чистартылмый

Әлеге тикшерүнең хисабында Русиядә 2010 елда иң яхшы һәм иң начар юллар санап үтелә.

Регионнар арасы иҗтимагый үзәк мәгълүматларына караганда 25 төбәк-шәһәр арасында уздырылган тикшерүдә иң имин юллар исемлегендә Казан иң ахыргы урынны алып тора.

Имин юллар рейтингы ничек билгеләнә соң? Үзәк белгечләре моның өчен юл-транспорт һәлакәтләре, анда үлүче белән зыян күрүчеләрнең саны белән төбәктә яшәүчеләрнең санын һәм андагы юлларның озынлыгын исәпкә алган.

Казанда юл һәлакәтенең 84%ы начар юллардан

Татарстан эчке эшләр министрлыгының Авиатөзелеш районы матбугат хезмәткәре, өлкән лейтенант Рамис Насыйров сүзләренчә, 2010 елда Казан шәһәрендә начар юллар аркасында 495 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 24 кеше һәлак булган, 580 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Тикшерү үзәге мәгълүматларына караганда Казандагы юл-транспорт һәлакәтләренең 84%ы начар юллар аркасында килеп чыккан. Ә имин юллар исемлегенең иң беренче урынында торган Төмән өлкәсендә бу күрсәткеч нибары 5% кына.

Исемен Ранис дип әйткән бер студент: "Юлларның чисталыгы шәһәр җитәкчеләреннән тора. Юллар чистартылмый. Бераз гына кар яуса, Казан шәһәре туктап калгандай була. Менә без Четаев урамына укырга йөрибез. Тулай торактан шунда бару өчен генә сәгать ярым вакыт үтә.

Шәһәрнең үзәгендә генә юллар бераз рәтле инде. Ә болай шәһәр читенә чыга башласаң, анда юлларны кар каплаган. Юлларның төзексезлеген түрәләрдән сорарга кирәк. Җаваплы түрәләрне җитәкче итеп билгеләргә кирәк, ди ул.

Исемен белгертергә теләмәгән бер машина йөртүче исә, юллар Казанның үзәгендә генә чистарак, башка җиргә чыксаң юллар бик начар, ди.

Рөстәм исемле икенче бер машина йөртүче исә, Казан юлларының начар булуында түрәләр гаепле, алар эшләргә теләми, аннан соң машина йөртүчеләр дә дөрес итеп йөрми. Ләкин юл фаҗигаләренең күп булуында начар юллар сәбәпче, дип белдерә.

“Русия юлларының иминлеге өчен” регионара иҗтимагый үзәк мәгълүматларыннан аңлашылганча, 2010 елда Русиядәге юл-транспорт һәлакәтләренең 21%ы начар юллар аркасында килеп чыккан.
Казандагы кайбер йортларның ишегаллары да кар эчендә

Татарстан башкаласында бу күрсәткеч 4 мәртәбә артып киткән.

Иң начар юллар Казан, Түбән Новгород, Уфа шәһәрләрендә булса, иң имин юллар исемлегендә исә Төмән, Сембер, Екатеринбур шәһәрләре килә.

Казанны Русиянең өченче башкаласы дип атап йөртсәләр дә, юлларның иминлеге ягыннан ул иң куркыныч шәһәр булып кала бирә.
XS
SM
MD
LG