Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда интихарчы үсмер 31 хәрбине үтерде


Пакстан полициясе хәбәр итүенчә, мәктәп укучысы киемендәге бер интихарчы үсмер илнең төньяк-көнбатышында армиянең хәрби күнегүләр ныгытмасында бомба шартлатып кимендә 31 хәрбине үтергән, дистәләрчәсен яралаган.

Полиция әйтүенчә, интихарчы Мардан шәһәрендә нык сакланган ныгытмага кереп хәрби күнегүләр вакытында бомба шартлаткан.

Талибан бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.

Пакстан премьер-министры Йосыф Раза Гилани мондый һөҗүмнәр илнең террорчылыкны бетерү ниятен туктата алмый диде.
XS
SM
MD
LG