Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов: туган телсез һәм мәдәниятсез яши алмыйм


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов
Башкортстан башкаласы Уфада Русия Дәүләт Шурасының президиумы утырышы тәмамланды. Утырышта президент Дмитрий Медведев, министрлар һәм Русия төбәкләре башлыклары катнашты.

Президент Русиядәре милли сәясәт концепциясе турында чыгыш ясап, милли тәрбия - беренче чиратта мәгариф өлкәсе, дини һәм иҗтимагый оешмалар эше, дип белдерде.

Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев үз чыгышында Русиянең милли сәясәтен оештыру турында тәкъдимнәрен игълан итте.

Башкортстан һәм Дагыстан, шулай ук Петербур һәм Саха Якутия башлыклары үз төбәкләрендә милләтара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе белән уртаклашты.

“Мин башкорт телсез, мәдәниятсез, җырларсыз һәм театрсыз яши алмыйм. Минем кебекләр, башкортлар – ике миллионга якын. Шундый ук миллионлаган татар, миллион ярым чуваш бар. Русия – күптелле дәүләт. Башкортстанда күптеллелек сәясәтен дәвам итәчәкбез”, диде Хәмитов.

Хәмитов: туган телсез һәм мәдәниятсез яши алмыйм
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:56 0:00
йөкләү



Медведев милләтара мөнәсәбәтләрне яктырткан мәгълүмат чараларына, Русия халыклары телләрендәге интернет сәхифәләренә өстәмә акча табарга вәгъдә итте. Шулай ук президент Русиянең җәмәгать пулаты мисалында һәр төбәктә иҗтимагый идарәләр төзергә тәкъдим итте.

Милләтара һәм динара нәфрәт нигезендә кылынган җинаятьләрне хөкем итүгә килгәндә, Русия президенты, һәр җинаятьне җентекләп тикшерү һәм канун нигезендә тиешле җәза билгеләү әһәмияте турында сөйләде.

"Европадагы кайбер рәсмиләрнең күпмәдәниятлелек уңышка ирешмәде дигән сүзләре Русиягә туры килми. Русиянең күпмилләтлелеге илнең байлыгы булып кала", диде президент.

Русиянең Дәүләт Шурасы утырышы президиумы утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашмады.
XS
SM
MD
LG