Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Чехия ширкәтләре вәкилчелеге ачыла


Тиздән Татарстан башкаласында Чехиянең берничә зур ширкәтенең вәкилчелеге ачылачак. Шулай ук 2012 елның җәендә Казан белән Прага арасында яңа очкыч юлы ачылачак.

Бүген бу хакта Казанда Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның Чехия эшкуарлары һәм Чехиянең Русиядәге илчесе Петр Коларж беләр очрашуыннан соң хәбәр ителде.

Зарипов бу адымнарның Татарстан белән Чехия арасында туризмны да үстерәчәген билгеләде.

Чехия кунаклары Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашты.
XS
SM
MD
LG