Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илназ Гариповның тәүге клибы чыкты


Илназ Гарипов
Илназ Гарипов

Бу көннәрдә Илназның “Өннәремдә көткән хыялым” клибы халык хозурына чыкты. Автор-башкаручы, татарның да сыйфатлы эшли белгәнен күрсәтү максатын куеп, яшьләрне тәүге клибы белән сөендерә.


“Өннәремдә көткән хыялым” клибының режиссеры – Айдар Габдрахманов. Узган ел ул төшергән Салават Миңнеханов башкаруындагы “Онытма мине” клибы “Татар җыры” бәйгесендә Алтын барс ала, татар яшьләренең иң яраткан клибына әйләнә.
Клип төшерү мизгелләре


“Өннәремдә көткән хыялым” җырының көен Илназ үзе, сүзләрен Гөлсәрвәр яза. Бу – Илназның тәүге клибы, шуңа да ул аны үзенчәлекле, мәгънәле, шул ук вакытта яшьләргә ошый торган итеп эшләргә тырыша. Сценариен бик озак уйлап йөри, берничә видео төшерүчегә мөрәҗәгать итә. Ләкин күбесе җырның мәгънәсен ача алмабыз дип, бу эшкә алынырга куркалар.

Шуннан Илназ иҗатташ дусты Илназ Сафиуллинга клип төшерү турындагы теләк максатларын әйтә. Сафиуллин аңа Айдар Габдрахманов белән эшләргә киңәш итә. Айдарның инде бу өлкәдә тәҗрибәсе шактый була. Чөнки ул видео төшерү эш белән 12 яшьтән янып йөри, бүген аңа 22 яшь.

Илназ уйлаган сценарийга Айдар үз төзәтмәләрен кертә, җырчының җаны-тәне белән яхшы клип ясарга теләгәнен күреп, яшь клип төшерүче бар мөмкинлекләрне кулланырга була. Машина, трактор, хәтта ки боралакка кадәр эшкә җигелә.
Айдар Габдрахманов

Клип шәһәр читендә, Казан үзәгендәге кунакханә түбәсендә, хастаханә һәм фатирда төшерелә. Илназ белдергәнчә, әлеге эштә барлыгы 35 кеше катнаша. Үз көче белән клип төшерүче буларак, ул барлык ярдәм иткән дусларына, танышларына зур рәхмәтен белдерә.

Тәүге клипта Илназ үзе төп герой ролен башкара. Ул рәссам була, хыялында бер кызга гашыйк була һәм мәхәббәтенең сурәтен кәгазьгә төшерә. Шул рәсемгә карап барганда юл һәлакәтенә очрый. Аңа ярдәмгә килгән шәфкать туташлары арасында хыялында йөрткән кызны очрата. Ләкин егет гәүдәсе хастаханәдә, җаны гына мәхәббәте янында була. Клипның азагын Илназ серле итеп тәмамлый, егет белән кыз язмышы билгесез кала.

XS
SM
MD
LG