Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдәге янгында үлүчеләр саны 16-га җитте


Пермьдәге тавар саклагычта булган янгында үлүчеләр саны 16-га җитте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, бүген янгын урынында тагын дүрт мәет табылган. Бер кешенең язмышы билгесез диелә.

Бүген генә Русия тикшерү комитеты янгында 10 кешенең югалуын белдергән иде.

Атнакич булган янгын урынында эзләү һәм тикшерү эшләре дәвам итә.

Янгын алты мең квадрат метр мәйданны билгеләп алды

Янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу гаепләве белән җинаять эше ачылды. Тавар саклау бинасын арендалаучылар кулга алынды.
XS
SM
MD
LG