Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкемдар Ходорковский мәхкәмәсе турында белдерүне яла ягу дип атый


Хөкемдар Виктор Данилкин Мәскәүнең Хамовники районы мәхкәмәсенең матбугат белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәре Наталья Васильеваның ЮКОС эше турында әйткәннәрен кире какты.

Васильева кичә gazeta.ru сәхифәсенә интервьюда Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевка карата хөкем карары Данилкинга югарыдан тагылган дип белдергән иде.

Аның әйтүенчә, ЮКОС эшен караган икенче мәхкәмәдә рәис Данилкин Мәскәү шәһәр мәхкәмәсеннән ничек эш итү турында күрсәтмәләр алган булган.

Салымнардан качуда гаепләнеп төрмәдә утыручы Ходорковский белән Лебедев нефть урлауда һәм канунсыз керемнәрен рәсмиләштерүдә гаепләнеп декабрь ахырында 13 ярым елга төрмәгә хөкем ителде.
XS
SM
MD
LG