Казанның Горький исемендәге ял паркында Русия күләм чаңгы ярышы («Лыжня России – 2011») үтте. Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков старт биргән чарада, президент аппараты вәкилләре, министрлар һәм башка җитәкчеләр катнашты. Беренче урынны Татарстанның юл хәрәкәте иминилеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов алды.
Татарстан җитәкчеләре чаңгыда ярышты

1
Татарстан җитәкчеләре чаңгыда узышты

2
Уңнан: энергетика министры Илшат Фәрдиев, хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков

3
Сулдан икенче мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров

4
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев (с) һәм КФУ ректоры урынбасары Марат Сафиуллин

5
Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов

6
КФУ ректоры урынбасары Марат Сафиуллин һәм башкалар

7
Дәүләт шурасы депутаты Валерий Васельев (23 номер), аның янында Татарстан президенты идарәсенең эчке сәясәт бүлеге башлыгы Александр Терентьев

8
Фотограф Евгений Канаев

9
Татарстан җитәкчеләре чаңгыда узышты

10
Сәрия Сабурская, Татарстанда кеше хокуклары вәкиле

11
Рәшидә Вәлиуллова, Татарстан президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре эшләре департаменты җитәкчесе

12
Шамил Гафаров, министрлар кабинеты идарәсе җитәкчесе

13
Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков

14
Равил Хәсәншин, премьер-министры секретариаты җитәкчесе

15
Татарстан премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Валиева (с) һәм "Татмедиа" агентлыгының генераль директоры урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов

16
Эльвира Гарипова, "Татмедиа" агентлыгы вәкиле

17
Җәүдәт Салихов (с), элекке президент Миңтимер Шәймиев ярдәмчесе

18
Татарстан президентының мәгълүмат үзәге җитәкчесе Андрей Кузьмин

19
Илшат Әминов, "Яңа гасыр" телерадио ширкәте директоры

20
Рәфис Борһанов (с), яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры һәм хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков